Җәмгыять
22 Июля , 10:00

Суд Бәләбәй машина йөртүчесенә хөкем карарын катгыйландырды

Суд Бәләбәй машина йөртүчесенә хөкем карарын катгыйландырды, аның гаебе белән кеше һәлак булды

Суд Бәләбәй машина йөртүчесенә хөкем карарын катгыйландырдыСуд Бәләбәй машина йөртүчесенә хөкем карарын катгыйландырды
Суд Бәләбәй машина йөртүчесенә хөкем карарын катгыйландырды

Башкортстан Республикасы Югары суды үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган Бәләбәй районының 36 яшьлек кешесенә хөкем карарын катгыйландырды. Ир-ат саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, 2024 елның сентябрендә машина йөртүче, транспорт чарасы белән идарә итүгә комачаулый торган авыруга ия булып, каршы як полосага "Лада Приора" автомобилендә чыккан. Анда ул "ВАЗ-211440" маркалы машина белән бәрелешә. Икенче машина йөртүче урында һәлак була.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган, һәм дәүләт гаепләүчесе хөкемгә апелляция тәртибендә шикаять биргән. Республиканың Югары суды прокурор дәлилләрен нигезле  дип таныдй һәм шартлы җәзаны гамәлдән чыгара.. Хөкем ителүче ирегеннән мәхрәм ителеп, колониядә булачак. Шулай ук суд прокурорның дәгъва таләпләрен канәгатьләндердгән һәм ир-атның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатткан

Регина Иванова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас