Җәмгыять
24 Июля , 12:00

“Чит балалар булмый”

Көндәлек ыгы-зыгыда без  мәхәббәт һәм фидакарьлек чикләре турында сирәк уйланабыз. 34 яшьлек Гөлназ Сәйфиева өчен андый чикләр юк.

“Чит балалар булмый”“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”

Аның зур өендә һәрвакыт шау-шу һәм аеруча җылы: биредә дүрт бала үсә. Өчесе Гөлназ карары белән гаиләгә алынган, иң кечесе –  үз улы. Бу гади арифметика артында беренче кочаклашу шатлыгын, балалар караваты янында йокысыз төннәр үткәрүне, улларына һәм кызларына чиксез ышанычны, шулай ук әллә  кемнәреңне сындыра алырлык авыр сынауларны үз эченә алган гаҗәеп язмыш яшеренгән. Безнең язмабызның  героинясын алар көчлерәк кенә иткәннәр.

Аякка басу

Гөлназ 1991 елда Ярмәкәй районының Колбай авылында туа. Җәләевләрнең күп балалы гаиләсендә ул өлкән бала була.

Тугыз сыйныфны тәмамлагач, Гөлназ бабасы салган өйгә, Рәтамак авылына күчә. Биредә укуын дәвам итә һәм 11нчедән соң  Октябрьский шәһәре лицеена пешекче-кондитерлыкка укырга керә.

 – Ләкин бу минем хыялым түгел иде. Балачактан ук Нурзия апам кебек спортчы булырга теләдем, – дип сөйли Гөлназ.

Аның үрнәгендә кыз спорт белән мавыга: җиңел атлетикада төрле дистанцияләргә йөгерә, чаңгы ярышларын ярата.

Билгеле ки, спорт тәнне генә түгел, характерны, дисциплинаны, стресска чыдамлыкны һәм үз-үзеңә ышанычны ныгыта. Күрәсең, бу сыйфатлар безнең героиняга бирешмәскә, тулы күкрәк белән суларга һәм һәрчак дәрт-дәрманлы булырга ярдәм итә.

Лицейдан соң кыз Уфа тармак технологияләре көллиятенә технолог булырга укырга керә. Балигъ булгач, Нижневартовск шәһәренә китә, анда пешекче булып эшли. Ләкин климат аңа туры килми. Өйгә кайта һәм сатучы булып урнаша.

Профессиональ спортчы булу хыялы тормышка ашмый. Әмма кыз төшенкелеккә бирелми. Аның йөрәгендә һәрвакыт икенче бер ханым яши...

 – Миңа дүрт яшь булганда, әнине бала тудыру йортына алып киттеләр. Энем белән кайткач, анда яңа туган малай барлыгын, аннан баш тартканнарын сөйләде. Әти-әнием гел чит балалар булмый дип әйтә иде, һәм шул малайны  алырга теләп, документлар әзерли башладылар. Тик баланың туганнары табылуы ачыкланды. Шул чакта ук күңелемдә, үскәч, балаларым күп булыр, әти-әнисе булмаган баланы да алырмын дигән уй туган иде, –  дип уртаклашты Гөлназ.

Интернет буенча никах

Шундый уйлар һәм хыяллар белән кыз 20 яшендә кияүгә чыга. Булачак ире белән Гөлназ сайтларның берсендә таныша.

 – Интернетта үз мәхәббәтеңне табып була дип беркайчан да уйламаган идем. Кызыксыну өчен кердем, миңа ошаган егетне күрдем һәм аңа язарга булдым, – дип искә ала яшь хатын.

Борай районыннан булган Артур Сәйфиев тә тәвәккәл, сүзен җилгә очырмый торган егет булып чыккан. Яшьләр беренче көнне күрешәләр, икенче көнне әти – әниләре белән танышалар, ә өченче көнне мөселманча никахлашу йоласын үткәрәләр.  Өч елдан соң туй ясыйлар. Һәм менә инде 15 ел алар бергә. “Бер-беребезне бер күрүдә  мәхәббәт кабынды,  – дип сөйли ханым.  – Ирем бик шәп кеше, һәр яклап ярдәм итә, кулларында гына  күтәреп йөртә».

Һәм бу сүзләр матур сүз өчен түгел.

Җиңү

Бер мизгелдә аларның тормышы икегә –  аңа кадәр һәм аннан соңга бүленгән. Ул кичне Гөлназ эшләгән кибеттә ревизия буа. Ул соң тәмамлангач, ханым такси чакырта. Авыр эш көненнән соң ул арыган килеш машинада йоклап киткән, ә  уянып китсә ...реанимациядә.

 – Умыртка сөяге һәм ботның сынуы аркасында озак вакыт урын өстендә яттым, хәрәкәтләнә алмадым. Миңа өч операция ясадылар, –  дип искә ала хатын, йөрәге әрнеп. –  Мине әнием һәм ирем карады. Аңа Себердән кайтып, монда эшкә урнашырга туры килде. Әти һәм туганнар да зур ярдәм күрсәттеләр. Бер елдан мин аякка бастым – бу ходункида беренче биш минут иде! Ул минутлар  тормышымның иң бәхетле мизгелләренең берсе булды. Башта бик озак ходункида йөрдем. Аннары – култык таягында, аннары ике ел – таяк белән…

Шушы  катлаулы чорда Артур тормыш иптәшенә бөтен яклап та кулыннан килгәннең барысын да эшли.

 – Иремә мин сиңа нигә кирәк, әйдә аерылышыйк, икенче берәүне очратырсың, яңа гаилә корырсың дип әйтә башладым. Ул бу хакта ишетергә дә теләмәде. «Мин сине нинди булсаң да яратачакмын!"- диде һәрвакыт. Без тикшеренүгә йөри башладык. Ләкин тагын бер удар булды – табиблар җәрәхәтләр аркасында бала таба алмаячагымны әйттеләр, - дип дәвам итә Гөлназ Азат кызы.

Мин сиңа нигә кирәк икәнен иремә әйтә башладым, әйдә аерылышыйк, икенче берәүне очратырсың, яңа семья корырсың... ул бу турыда ишетергә дә теләмәде. “Мин сине нинди булсаң да яратачакмын!" – диде гел. Без тикшеренергә йөри башладык. Ләкин тагын бер удар булды – табиблар җәрәхәтләр аркасында бала таба алмаячагымны әйттеләр,  –  дип дәвам итә Гөлназ Азат кызы.

Тиздән ул яңадан больницага эләгә: хатынның металл конструкцияләре кире кагыла башлый. Яңадан операцияләр һәм аякка басу…

Ир белән хатын шәһәрдән Рәтамак авылына күченергә карар итәләр. Анда алар бабай йортын үзгәртеп корып, гаилә учагын төзекләндерә башлыйлар..

Озак көтелгән шатлык

Ниһаять, аның тормышының кара полосасы бетә. 23 яшьлек хатын Ярмәкәй авылына эшкә урнаша. Шул вакытта ир белән хатын кабат гаиләне тулыландыру турында уйлана башлыйлар.

 – Балаларсыз гаилә – гаилә түгел. Бәлки, балалар йортыннан бәләеәй бала алырбыз? – ди ул иренә.

 –  Мин кыз бала телим,  – дип хуплый  ул.

Документлар җыялар, тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбендә укып чыгалар  һәм эзли башлыйлар. Башта теләгәнчә әйбәт кенә барып чыкмый. Ләкин Гөлназның ана булу теләге һәм тәвәккәллеге көчле була. Берничә тапкыр Ярмәкәй районы һәм Уфа шәһәре опека бүлекләренә бара, әмма нәтиҗәсез.

– Туганнарыбыз Фәнүрә апа белән Биктимер агай һәм авылдагы кершеләребез белән Абдуллинга барган көн тормышыбызны тулысынча үзгәртте, – дип дәвам итә ул.

Дүрт яшьлек сабыйның: "Әни, син мине таптың!"– дигән сүзләре аны тетрәтә. Ул шул ук көнне Данилны өенә алып кайтырга әзер була.  Ләкин малайның бертуган абыйсы һәм сеңлесе барлыгы ачыклана. Бу балаларны караганнар инде, ләкин алырга килмәгәннәр. Шуңа күрә документларны яңадан рәсмиләштерергә вакыт кирәк була.

 – Без берьюлы өч бала алырбыз дип уйламаган идек. Фәнүрә апа:”Бер балага урын булган җирдә калган икесенә дә табылыр. Әти-әниегез дә, туганнар да ярдәмләшер”, – диде. Бу сүзләр миндә ышаныч тудырды, – дип хәтерли Гөлназ Азат кызы.

Балалар - өй яме

Ике атнадан Сәйфиевләр балаларны өйләренә алып кайталар. Аларга башта авыр була – тирә-якта барысы да яңа һәм таныш түгел. Әмма яңа әти-әнинең  игътибары, сабырлыгы һәм кайгыртуы аларда үзләрен бүтән беркайчан да сатмаячакларына ышаныч тудырырга, ярату тоярга ярдәм итә. Менә инде ун елга якын алар бергә яшиләр. Һәм аларның берсе дә үзләренең туган  кешеләр  булуына шикләнми.

Хәзер өлкән Евгенийга - 15 яшь, Данилга – 13, кече Полинага – 11.

 – Алар игелекле һәм ачык, хайваннарны бик яраталар, эт, мәче һәм попугайны карыйлар. Балалар безнең өйне шатлыкка тутырдылар, без аларны, алар кебек үк, бик яратабыз. Олы улыбыз  бик җитди, җаваплы, әтисенә дә, бабасына да хуҗалыкта булыша. Данил өй эшләрен өстен күрә. Ул бик хәрәкәтчән, актив, шат күңелле, шул ук вакытта пөхтә дә. Җырларга һәм биергә ярата, ә тагын бокс белән шөгыльләнә. Кызыбызны без принцесса дип йөртәбез. Ул бик тыныч. Барлык кызлар кебек үк киемнәр ярата. Алар минем беренче ярдәмчеләрем: идән дә юалар, керләрне дә элеп куялар, кибеткә дә йөриләр... Без аларны, әти-әниләр безне өйрәткән кебек, тормышка өйрәтәбез, – күп балалары әни  яратканнары турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Яңа урын – яңа тормыш

Авылда мәктәп ябылачагын белгәч, Сәйфиевләр яңа яшәү урыны сайлый башлыйлар. Өч варианттан Бәләбәйне сайлыйлар. Барысына да урын җитсен өчен зур фатир сатып алалар..

 – Безгә дә, балаларга да ошый монда: шәһәр тыныч, уңайлы, бернинди ыгы-зыгы юк. Буш вакытыбызда балалар белән бассейнга барабыз, паркта йөрибез, – дип дәвам итә Гөлназ Азат кызы.

Әни балаларын еш кына экскурсияләргә һәм республиканың матур урыннарына сәяхәтләргә йөртә. Ел саен берничә тапкыр шифаханәләрдә булалар. Ире аңа автомобиль бүләк иткән, ул аны  үзе йөртә. “Быел балалар лагерьга барудан баш тартты,  –  ди ул.  – Җәйне авылда әбиләре белән бабайларында үткәрү яхшырак булыр дип уйладык”.

Хуҗабикә өйдә җылы һәм уңайлы булсын дип тырыша. Камыр ризыкларын һәм тәм-томнарны оста әзерли. "Кадерлеләрем өчен өстәл әзерләү – минем яраткан эшем”,  –  ди гаилә учагын саклаучы.

“Мин бәхетле!”

Уңышсыз омтылышлар кичерүгә, кыенлыкларга карамастан, күптән түгел Сәйфиевләр үз нарасыйларының  әти-әнисе булганнар.. Аларның Нияз исемле уллары туган. Сабыйга биш ай тулган.

 – Өлкәннәр энекәшләрен бик яраталар, аның белән рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр, уйныйлар, подгузникларын да алыштырырга мөмкиннәр, – дип уртаклаша яшь әни.

“Сез бәхетлеме?” дигән сорауга әңгәмәдәшем менә ничек җавап бирде:

–Үземне иң бәхетле хатын дип саныйм, чөнки мин яратучы һәм яратылучы хатын, шулай ук дүрт искиткеч бала анасы!

Гаиләгә бала  алырга теләүчеләргә ул иң мөһим сүзләрне әйтте: "Баланы чын-чынлап яратсаң гына аның йөрәгенә ышаныч орлыклары чәчәргә мөмкин. Шул чакта гына  ул үзен кирәкле һәм әһәмиятле итеп тоя алачак. Һәм шуны истә тотарга кирәк, чит балалар булмый".

* Нурзия Баһманова – йөгерешче, дөнья һәм Европа чемпионы, Русиянең халыкара класслы спорт мастеры, Русиянең атказанган спорт мастеры. Ул 100 чакрымга  гадәттән тыш марафонда дөнья чемпионы булган беренче Русия спортчысы.

Светлана Прокофьева.

Фотолар Сәйфикеларның гаилә архивыннан.

 

“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”
“Чит балалар булмый”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас