

Бу зур булмаган сәүдә предприятиесенең тарихы – тиз күтәрелү һәм миллионлы әйләнешләр турында түгел, ә тырыш хезмәт, гаилә традицияләре һәм үз сатып алучысын ишетә белү хакында.
Барсы да 2000 елларда Илдар Рәфыйк улының әнисе Ракыя Вәкил кызы ачкан зур булмаган киосктан башлана. Нәкъ менә ул улына һөнәргә мәхәббәт тәрбияләгән. Малай чагында ук ул әнисенә эштә булыша һәм сәүдә итүнең төп кагыйдәсен үзләштерә: товар – яңа, ә кешеләргә мөнәсәбәт гадел булырга тиеш. Тора-бара Ракыя Вәкил кызы идарәне улына тапшыра, һәм Илдар Рәфыйк улы хатыны Гөлназ Хәйдәр кызы белән икенче адымга бара – киоск урынында кечкенә кибет төзергә була. Шулай итеп "Азык-төлек" барлыкка килә, аны бүген бөтен аксаковлылар белә.
Монда ассортиментны мода өчен үзгәртмиләр – нәрсә кирәклеген сатып алучылар үзләре әйтә. Киштәләрдә – Бәләбәй, Уфа, Октябрьский, Оренбург, Сибай продукциясе. Урындагы күпләп сату базалары төп азык-төлек продуктларын китеүчеләр, әмма эшмәкәрләр тәэмин итү географиясен киңәйтергә курыкмый, иң мөһиме – авылдашлары күңеленә ошасын.
– Сатып алучыларның бөтен теләкләрен үтәргә тырышабыз. Әгәр аерым бер әйбер сорасалар, сатып алабыз һәм алып кайтабыз. Нәтиҗәдә бу товарны беркем дә, хәтта "заказчы" үзе дә сатып алмаган очраклар була, – дип, елмаеп сөйли Илдар Рәфыйк улы.
Соңгы елларда сәүдә өлкәсендә күп нәрсә үзгәрде. Яңа таләпләр барлыкка килде, кагыйдәләр катлауланды, бюрократик йөкләнеш артты. Ирле-хатынлы Әхмәдуллиннар үзгәрешләрне шикаятьсез, факт буларак санап китәләр, болар: алкоголь әйләнешен контрольдә тоту өчен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) кертү, электрон товар әйләнешенә күчү, товарларны мотлак маркировкалау, салым салудагы үзгәрешләр. Нәкъ менә шушы кирәгенчә яраклаша белү кибеткә йөзен югалтмыйча эшләвенә ярдәм итә.
Бәләкәй кибет челтәр гигантларына ничек каршы тора соң? Җавап гади: ул зур уенчыларда булмаганны тәкъдим итә. Үлчәнә торган кондитер эшләнмәләре, яңа балык, казылыклар турыдан-туры заводтан – складларга һәм өстәмә бәяләргә күчмичә. Бәяләр һәрвакытта да түбән түгел, әмма сатып алучы барысын да: азыкның яңа булуын, уңайлылыкны, шәхси мөнәсәбәтне исәпкә ала.
– Безнең сатып алучыларның 95% ы – даими клиентлар. Таныш йөзләр, исемнәрен беләбез, – дип уртаклаша Гөлназ Хәйдәр кызы.
Илдар Рәфыйк улы яшерми: сәүдә – катлаулы эш.
– Әгәр сез армый-талмый эшләргә әзер икән, бу тәгаен сезнеке. Әгәр юк икән, башламау яхшырак, – дип киңәш итә ул үз эшен ачарга теләгәннәргә. – Бүген ИП ачу һәм товарга заказ бирү кыен түгел – логистика бик яхшы эшли, барсын да китерәчәкләр. 14 сәгать аяк өсте эшли алырлык чыдам персонал табу һәм барлык салымнарны, түләүләрне исәпкә алып, аңа лаеклы хезмәт хакы түләү күпкә катлаулырак.
Ирле-хатынлы Әхмәдуллиннарның икәүләп прилавка артыннан чыкмаган вакытлар да булган, барсын да үзләре эшләгәннәр. Хәзер аларның командасы көйле, эшләре яхшы бара. Гаилә өчен дә вакытлары бар.
Сүз уңаеннан, Илдар Рәфыйк улы өчен гаилә - төп ориентир. Бу парның өч улы бар, Рәлиф, Радмир һәм Дамир, кечесенә нибары ике яшь ярым. Эшмәкәрләр аларны тәрбияләүгә мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүлергә тырышалар.
Гөлназ белән Илдар Әхмәдуллиннар масштаб артыннан кумыйлар – аларга булганын саклау мөһим. Аларның кибете тиз үзгәрүчән дөньяда Ышаныч утравы булып кала. Һәм Аксаковта бу мөһим кешеләр яшәгәндә "Азык-төлек" үз урынында торачак – җылы, таныш һәм чын-чынлап үзеңнеке.
Алсу Фәизова
Автор фотолары