Җәмгыять
26 Июля , 05:00

Арктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячаклар

 Архангельск өлкәсендәге 71°49,7' төньяк киңлек, 51°26,2' көнчыгыш озынлык координаталы борын легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк. Мондый карарны 27 нче чакырылышның җәйге сессиясендә Архангельск өлкә җыелышы депутатлары кабул итте.

Арктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячакларАрктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячаклар
Арктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячаклар

Бу борынга Муса Гәрәев исемен бирү инициативасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировныкы. Төбәк башлыгы Архангельск өлкәсе депутатлар җыелышына мөрәҗәгать итте. Инициатива федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хупланды: аны Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский, Русия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Көнбатыш Арктика төбәге буенча чик буе идарәсе һәм «Рус география җәмгыятенең»Архангельск төбәк бүлеге хуплады.

Документлар экспертизага федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенә җибәрелгән. Әлеге экспертизадан соң «Гәрәев» борыны исеме Русиянең барлык карталарында да рәсми рәвештә барлыкка киләчәк.

Белешмә:

Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Фронтта легендар ИЛ-2 штурмовигында сугышкан. Ул Сталинградтан Пиллауга кадәр юл үтә, 250 хәрби очыш ясый. 1943 елда Донбассны азат итү барышында Муса Гәрәев дошман аэродромында дистә ярымга кадәр самолетны юк итә.

Легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормышы һәм батырлыклары турында «Башинформ» материалында укырга мөмкин.

ФОТО: ОЛЕГ ЯРОВИКОВ | "БАШИНФОРМ"

Арктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячаклар
Арктика борынын ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев исеме белән атаячаклар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас