

"Бәләбәй шәһәрендә юллар өч категориягә бүленә: асфальтланган, каты өслекле (вак таш сибелгән) һәм грунтлы. Бу категорияләрнең һәркайсы хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтка индивидуаль якын килүне таләп итә. Беренче чиратта техник яктан өслеге начар һәм хәрәкәт көчле булган юлларга игътибар итәбез", – дип ассызыкладылар шәһәр биләмәсе хакимиятендә.
Бәләбәй районы хакимиятендә 0,631 км озынлыктагы Знаменка-Яңа Сарай урындагы әһәмияттәге автомобиль юлы участогын һәм 0,717 км озынлыктагы Ермолкино- Кече Александровка җирле әһәмияттәге автомобиль юлы участогын өч еллык контракт кысаларында ремонтлау тәмамлануы турында хәбәр иттеләр. Бәләбәй шәһәренең Ключевая урамында, Гончарная урамы белән кисешкәнгә кадәр, ремонт эшләре башкарылган..
Шәһәрдә Дуслык, СССРның 60 еллыгы, Сыра кайнату, Чүлмәкчеләр, Пролетар, Елга урамнары буйлап, Ласточка микрорайонында Унөченче һәм Унҗиденче, Төньяк микрорайонында Өченче урамнарда юл участоклары юнәтеләчәк. Шулай ук Пионер урамында юл участогында чокырларга ремонт ясалачак.
Чайковка микрорайонында Кече Тегермән, Унсигезенче урамнарда; Төньяк тыкрыгында ремонт эшләрен башкаруга; Интернациональ урамында 130дан 134 йортка кадәр тротуар төзекләндерүгә (Музыка мәктәбе районында) подряд оешмалары билгеләнде..
Приют бистәсендә ВЛКСМның 50 еллыгы һәм Зур Бакча урамнарында юл өстен ремонтлау дәвам итә.
Бәләбәй белән Надеждино авылын тоташтыручы юл торышы автотранспорт йөртүчеләрдә һәм пассажирларда күп шелтәләр тудыра. Район хакимияте башлыгы Азат Сәхабиевның социаль челтәрләрдәге битендә бәләбәйлеләрнең асфальт түшәмәне алыштыру сроклары турында күпсанлы сорауларының берсенә БР юл хуҗалыгы идарәсе вәкиле җавап бирде. Атап әйткәндә, Аксен-Аксаков -Бәләбәй юлының әлеге участогын ремонтлау 2026 елда планлаштырылган, диелә.. "Эш 30 августка кадәр башланыр, ә өслекне 16 ноябрьгә кадәр тулысынча алыштырырлар дип көтәбез. Июньдә бу участокта чокырларга ремонт ясалды", – дип хәбәр иттеләр юл ведомствосында.
“Юлларны норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк", – дип ышандырдылар район хакимиятендә.
Светлана Шириня