Җәмгыять
28 июль , 11:00

"Мир" картасы ярдәмендә ташламалар

Башкортстанда яшәүчеләр "Мир" картасы ярдәмендә ташламалар ала алачак. "Госуслуги" порталында теләсә кайсы банк чыгарган "Мир" картасы ярдәмендә ташламалар алуның бердәм сервисын эшләтеп җибәрәчәкләр.

"Мир" картасы ярдәмендә ташламалар"Мир" картасы ярдәмендә ташламалар
"Мир" картасы ярдәмендә ташламалар

"1 августтан сервис өч пилот төбәктә – Ростов һәм Төмән өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда кулланылачак", – дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Григоренко.

"Мир" картасын "Дәүләт хезмәтләре"ндә шәхси кабинетта ташламалар алу өчен сайларга мөмкин булачак – аннары алар автомат рәвештә кулланылачак. Раслау өчен өстәмә документлар кирәк булмаячак.

Сервис кәгазь документларга альтернатива буларак кертелә, ләкин аларны алмаштырмый, дип ассызыклады Григоренко. Кулланучы һәрвакыт ташламаларны ничек алырга икәнен сайлый алачак - "Мир" картасы ярдәмендә, яшәүче картасы буенча яки кәгазь таныклыгы буенча.

Сервистан күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар һәм студентлар файдалана ала. Ташламалар арасында – даруханәләрдә, кибетләрдә, театрларда, музейларда ташламалар. Тиздән пассажир транспортында йөрүгә  дә ташламалар булачак.

Пилот нәтиҗәләре буенча хакимият мондый системаны бөтен ил буйлап кертергә кирәкме икәнен хәл итәчәк.

Светлана Шириня әзерләде

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас