Җәмгыять
28 Июля , 06:00

Төп максат – күпбалалы гаиләләрнең абруен күтәрү

Башкортстанда күпбалалылык демографик һәм икътисади тотрыклылыкны тәэмин итә. Республикада 73,7 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. 5 ел эчендә төбәктә мондый гаиләләр саны 14,7 меңгә арткан. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар бу юнәлештә эшне яңа дәрәҗәгә чыгарды — Русия Президентының “Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы чыкты, 2036 елга кадәр Русиядә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күпбалалылыкка ярдәм итү буенча гамәлләр стратегиясе булдырылды.  

Төп  максат – күпбалалы гаиләләрнең абруен күтәрүТөп  максат – күпбалалы гаиләләрнең абруен күтәрү
Төп максат – күпбалалы гаиләләрнең абруен күтәрү

2036 елга илдә туучы­ларның суммар коэффициенты 1,8гә кадәр үсәргә тиеш, ә күпбалалы гаиләләр саны – 3 миллионга кадәр. Стратегияне гамәлгә ашыруның төп механизмы – “Гаилә” яңа гомум­­дәү­­ләт проекты, ул балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм туучылар санының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Радий Хәбиров: "Мәдәни кодны үзгәртү мөһим: бәхетле күпбалалы гаиләләрне рекламада, кинода, социаль челтәрләрдә күрсәтергә кирәк. «Булдыра алмыйм» дигән курку бетәргә тиеш”.

Бу ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Төп максат — зур, күпбалалы, күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү. Елның төп бурычлары:
барлык ярдәм чараларын һәркем файдалана алырлык бердәм системага берләштерү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеген еш кына ассызыклый һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен алга сөрә.

"Без республикада мондый гаиләләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларны төрле дәрәҗәдә хуплыйбыз һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, — диде ул.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас