Җәмгыять
29 Июля , 05:00

Бәләбәй районында урманнарны янгыннан саклауны көчәйтәләр

Бәләбәй районында урман янгыннарын искәртү эше дәвам итә – ул «эЭкологик иминлек»милли проекты кысаларында алып барыла. Урындагы белгечләр бәла-казаларны булдырмас өчен кулдан килгәннең барсын да эшлиләр: мәгълүмат стендлары куялар, куркыныч участокларны ябалар һәм хәвфсезлек кагыйдәләрен  искә төшерәләр.

Бәләбәй районында урманнарны янгыннан саклауны көчәйтәләрБәләбәй районында урманнарны янгыннан саклауны көчәйтәләр
Бәләбәй районында урманнарны янгыннан саклауны көчәйтәләр

Ел башыннан район урман фондында  янгынга каршы ике аншлаг барлыкка килде – бу күрсәтмә мәгълүмат стендлары. Аларда урманнарда янгын хәвефсезлегенең  база кагыйдәләре, шулай ук урман сагы ашыгыч хезмәтләренең телефон номерлары күрсәтелгән. Хәзер йөрергә яки гөмбә җыярга киткән һәркем урманда үз-үзен ничек тотарга һәм куркыныч булганда кая мөрәҗәгать итәргә икәнен тиз арада хәтерендә яңартырга мөмкин.

Эшнең тагын бер мөһим юнәлеше – янгын куркынычы югары булган чорда урманга йөрүне чикләү. Быел районда өстәмә рәвештә ике шлагбаум куйдылар: берсе Өсән-Иваново авыл советы территориясендә, икенчесе Красноречка участогы урманчылыгында. Моннан тыш, үз функцияләрен  ышанычлы башкарсын өчен белгечләр гамәлдәге тагын ике шлагбаумны ремонтлаганнар.

«Бәләбәй» 2 нче типтагы урман янгыннары станциясе башлыгы Айбулат Юлаев ассызыклаганча, бу эш янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән. Яңа аншлаглар кешеләргә уяу булырга кирәклеген искә төшерергә ярдәм итә, ә шлагбаумнар яну куркынычы аеруча югары булганда урманга керүне вакытында чикләргә мөмкинлек бирә.

«Урманда булган һәркемне табигатькә сак карарга, янгын хәвефсезлеге  кагыйдәләрен үтәргә һәм янгын чыгуда аз гына шик булса да кичекмәстән урман саклау хезмәтенә хәбәр итәргә чакырам", – дип билгеләп үтте Айбулат Юлаев.

Регина Иванова әзерләде

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас