

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында «Сәламәтлек поездларында» медикларның мобиль бригадалары квалификацияле ярдәмне аеруча кирәк булган урынга – ерак авылларга алып килделәр.
Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, унсигез көн эшләү дәверендә белгечләр районның 10 торак пунктында булганнар. Нәтиҗәсе таң калырлык:4000 нән артык консультация. Табиблар кешеләрне карап кына калмады – алар проблеманы җитди булырга өлгергәнче үк күрергә ярдәм иттеләр. Әйтик, 1409 авыру ачыкланган, шуның 570е – башлангыч стадияләрдә. Димәк, йөзләгән кеше дәвалануны вакытында башларга һәм авыр катлауланулардан качарга мөмкинлек алган.
Чагыштыру өчен: 2025 елда “Сәламәтлек поезды” 9 биләмәне колачлаган, 3291 кеше консультация алган, ә ачыкланган авырулар саны 936 булган (шулардан 373е – иртә стадиядә). Күрсәткечләр үсеше проектка ышаныч артуы, ә аңа ихтыяҗның ачык булуы турында сөйли.
Бигрәк тә больницага йөрүе авыр булганнарга – өлкән яшьтәгеләр, хәрәкәт көче аз булган гражданнар, районның иң ерак почмакларында яшәүчеләр өчен бу акциянең чын терәккә әверелүе мөһим. Табиблар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирделәр: 11 СВОда катнашучы һәм аларның 71 гаилә әгъзасы ярдәм алды.
Мобиль бригадалар составында республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы белгечләр дә: Куватов исемендәге РКХнең төбәк кан тамырлары үзәге функциясе белән кардиология бүлеге мөдире. Әлфирә Рәхмәтуллина һәм табиб-пульмонолог Тәнзилә Хәернасова эшләделәр. Аларның катнашуы авыл халкына югары дәрәҗәдәге консультацияләрне Уфага бармыйча гына алу мөмкинлеге бирде.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республика звеносы табиблары тарафыннан гына да 2421 консультация уздырылган. Кабул итүләр нәтиҗәләре буенча 19 кеше Куватов исемендәге РКХга планлы госпитализациягә барачак, өстәмә тикшеренүләр таләп ителә торган тагын 29 пациент күзәтү астына алынган.
Авыл халкының үзләреннән җылы рәхмәт сүзләре яңгырый. Слакбаш авылыннан педагогик хезмәт ветераны Елена Александровна Данилова редакциягә якташлары исеменнән табибларга рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен мөрәҗәгать итте: "Белгечләргә барып тулы тикшерү узу, анализлар тапшыру мөмкинлеге өчен рәхмәт. Авыл халкы бик канәгать. Канаш, Кызыл Яр, Слакбаш, Чубукаран халкы исеменнән барлык врачларга рәхмәт белдерәм. Уңайлы шартларда кабул иттеләр. Барысына да түбәнчелек белән баш иябез"»
Мондый акцияләр сыйфатлы медицинаның күренгәнгә караганда якынрак булуын исбатлый. Һәм кайчак сине көткән җиргә бару да җитә.
Светлана Шириня