

Катнашучылар – 14 яшьтән өлкәнрәк кызлар һәм үсмерләр, 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар һәм егетләр җиңү өчен көрәштеләр.
Турнирда Бәләбәй районының Приют бистәсеннән "Стимул" спорт мәктәбе укучылары (тренерлары Рафия Сөләйманова) катнашты. "14 яшь һәм аннан өлкәнрәк егетләр һәм кызлар" категориясендә 32 команда арасында приютлылар ышанычлы уен күрсәтеп, мактаулы бронза медальгә лаек булдылар.
"Стимул" командасы капитаны Динар Латыйпов тәэсоратлары белән уртаклашты:
"Безгә Югары лига‑2025 чемпионы һәм 2025/26 сезонында Суперлига катнашучысы "Динамо" командасына каршы уйнарга насыйп булды. Гадел көрәштә 3:9 исәбе белән оттырдык – бу яхшы ориентир: үсәр урын бар, әмма мондый көндәшләр белән очрашу – бәяләп бетергесез тәҗрибә. Бигрәк тә Уфаның "88" командасы белән бронза өчен уен кызу булды: без һәр очко өчен көрәштек, тигез бардык, һәм матч овертаймга кадәр барып җитте, шунда без җиңүне тартып алдык. Барлык көндәшләр көчле иде, һәм бу үҗәтлек бирде.
Турнирга ныклап әзерләндек – якынча ике-өч атна. Ләкин безнең уенның төп сере шунда: Приютта без нәкъ менә 3×3 форматында күп шөгыльләнәбез, шуңа күрә яхшы кәеф белән бардык: безнең бистәнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә һәм, һичшиксез, призерлар рәтенә эләгергә. 32 команда арасында өченче урын – бу бик яхшы, без нәтиҗәдән бик канәгать!
Кызык хәл дә булды: тыгыз график аркасында без чак кына бүләксез китми калдык – электричкага соңладык һәм сайлау алдында калдык: калып, медаль өчен уйнаргамы, әллә өйгә бернәрсәсез кайтып китәргәме. Беренчесен сайладык һәм тамчы да үкенмибез!"
Регина Иванова. Фотолар Д. Латыйпов архивыннан