Җәмгыять
2 Августа , 06:00

Төп максат – янгын чыгу куркынычын киметү

43 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең Бәләбәй районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге белән берлектә дини билгеләнештәге объектларда профилактика чаралары үткәрделәр. Рейдларның төп максаты – янгын куркынычын киметү һәм янгын хәвефсезлеге  кагыйдәләрен бозу ихтималын бетерү.

Төп максат – янгын чыгу куркынычын киметүТөп максат – янгын чыгу куркынычын киметү
Төп максат – янгын чыгу куркынычын киметү

Дини объектлар хезмәткәрләре белән бергә янгын сүндерүчеләр биналарның торышын тикшергәннәр, системаларның төзеклеген бәяләгәннәр һәм гадәттән тыш хәл очрагына гамәлләр кылу алгоритмнарын эшләгәннәр. Инструктаж эшнең мөһим өлеше булган: храм хезмәткәрләре кешеләрне тиз һәм паникасыз эвакуацияләү һәм янгын вакытында зыянны киметү өчен ничек эш итәргә кирәклеге турында тагын бер тапкыр сөйләшкәннәр.

Мәхәллә кешеләре белән эшләүгә аерым игътибар бирелгән. Алар өчен аңлату әңгәмәләре үткәрелгән, хәвефсезелекнең төп кагыйдәләрен аңлаешлы итеп искә төшергәннәр. Коткаручылар эшләүче электр приборларын караусыз калдырырга ярамавына, электр үткәргечләренең торышын күзәтеп торырга, мичләрне һәм газ җайланмаларын эксплуатацияләгәндә сак булырга кирәклегенә  басым ясаган. Тагын бер җитди куркыныч – корылмалар янында чүп-чар һәм коры үлән яндыру: коры һавада кечкенә генә ут та тиз арада контрольдән чыгарга мөмкин.

“Безнең бурыч – мөмкин булган хәвефләрне ачыклау гына түгел, куркынычсызлык культурасын да булдыру, – дип билгеләп үтте өлкән сорау алучы Дмитрий Ананьев. - Хезмәткәрләр дә, мәхәллә кешеләре дә нинди куркынычлар барлыгын һәм алардан ничек котылырга мөмкин икәнен аңлыйлапр икән, бәла-каза булу ихтималы да сизелерлек кими. Бер үк вакытта күп кеше була торган объектлар өчен бу аеруча мөһим”.

Регина Иванова әзерләде. БР буенча Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы


Төп максат – янгын чыгу куркынычын киметү
Төп максат – янгын чыгу куркынычын киметү
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас