Җәмгыять
5 Августа , 12:00

Орлык бәйсезлегенә адым

Бәләбәй районында көнбагышның яңа сортын чыгаралар.

Орлык бәйсезлегенә адымОрлык бәйсезлегенә адым
Орлык бәйсезлегенә адым

Чит ил орлыкларын үзебезнең селекция эшләнмәләре белән алмаштыру буенча дәүләт бурычы кысаларында безнең муниципалитетта әһәмиятле аграр проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – илнең азык-төлек иминлеген ныгыту һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чит ил товарларына бәйлелеген киметү.

"Башлангычта төп катнашучы –  Бәләбәй районында урнашкан "Өсән" авыл хуҗалыгы предприятиесе , ул "НьюСид" җәмгыяте белән берлектә көнбагышны гибридлаштыру өчен участок оештырды. Тәҗрибә басуының мәйданы 84 гектар тәшкил итә. Монда МАГ 4219 исемле гибрид булдыру эше алып барыла, – дип хәбәр итте "Россельхозцентр" учреждениесенең  Бәләбәй районы буенча баш агрономы Дамир Латыйпов.  – Әле "Россельхозцентр" белгечләре басуларда яңа гибридка сынаулар үткәрәләр. Сынауның төп бурычы – алынган гибридның сорт чисталыгын тикшерү".

Гибрид үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә утауның төрләрен үткәрү буенча тәкъдимнәр бирелгән. Агротехник чараларны дөрес башкару культураны үстерү процессын гадиләштерергә һәм югарырак уңыш алырга мөмкинлек бирәчәк.

Светлана Шириня

 Фотода: Беренче нәтиҗәләр канәгатьләндерә.  "НьюСид"җәмгыятенең  орлыкчылык буенча агрономы Илья Сорокин,  "Россельхозцентр" учреждениесенең Бәләбәй районы буенча баш агрономы Дамир Латыйпов, , "Россельхозцентр"ның Бәләбәй районы буенча белгече. Людмила Ухаткина.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас