

EcoSense-лаборатор җиһазларның туклануы белән идарә итүнең интеллектуаль системасы. Компакт җайланма гадәти розеткага тоташтырыла, ә инде аның аша лаборатория приборы. Контроллер җиһазларның эшен күзәтә һәм дәресләрдән яки тикшеренүләрдән соң приборлар очраклы рәвештә кабызылган хәлләрне булдырмаска ярдәм итә.
Проект идеясе реаль күзәтүләрдән барлыкка килгән:
"Мин ниндидер прибор белән эшләгәннән соң кешеләрнең аны сүндерергә онытуларын еш күрә идем. Лабораторияләрне янгыннан яки кыйммәтле җиһазларның ватылуыннан саклау өчен мин шундый "акыллы" розетка уйлап табарга булдым", - дип сөйли Лира.
Алда команданың проектны тормышка ашыруга 12 ай вакыты бар. Бу вакыт эчендә Лира җайланманың эш прототибын төзергә, сынаулар үткәрергә һәм продуктны базарга чыгуга әзерләргә планлаштыра. Алга таба аны сәнәгать предприятиеләренә һәм укыту лабораторияләренә тәкъдим итәргә планлаштыралар.
"Бу минем беренче стартабым, көтелмәгән җиңү үземне уйлап табучы һәм эшмәкәр ролендә сынап карау мөмкинлеге!" - ди Лира.
Гимназия кызы белән горуроланабыз, уңышлар телибезхю
Зәйфә Салихова әзерләде.