

Эксперт бәясен мәртәбәле комиссия үткәрде: аңа Дәүләт хезмәт инспекциясе, Росстатның Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы, Русия социаль фонды һәм республика Профсоюзлар федерациясе бүлекчәләре белгечләре керде. Экспертлар төп күрсәткечләрне җентекләп анализладылар: производствода имгәнүләр һәм һөнәри авырулар дәрәҗәсе, һөнәри куркынычлар белән идарә итү системаларын кертү, шулай ук предприятиеләр тарафыннан кисәтү чараларына җибәрелә торган акчалар күләме. Әлеге критерийлар җыелмасы буенча Бәләбәй районы көндәшләрен узып китте һәм ышанычлы рәвештә рейтингның югары баскычын алды.
Икенче урында – Көергәзе районы, өченче урында – Шаран районы.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында җитди игътибарга алалар: имин хезмәт шартлары тудыру – ул күз буяу өчен түгел, ә кешеләрнең иминлегенә реаль өлеш кертү. Мондый эш "Кадрлар" милли проектының бурычларына тулысынча җавап бирә: хезмәткәрнең сәламәтлеген саклау, димәк, төбәкнең хезмәт көчен саклау һәм аның икътисадын ныгыту.
Светлана Шириня