Җәмгыять
9 Августа , 06:00

АСПК: кая барырга һәм нәрсәдән башларга?

Бәләбәй районы хакимиятендә аз керемлеләргә социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу килешү буенча дәүләт финанс ярдәме күрсәтә, ә гаилә социаль адаптация программасын үтәү бурычын үз өстенә ала, мәсәлән, эш табу, үз эшен ачу яки катлаулы тормыш вәзгыятен җиңеп чыгу.

АСПК: кая барырга һәм нәрсәдән башларга?АСПК: кая барырга һәм нәрсәдән башларга?
АСПК: кая барырга һәм нәрсәдән башларга?

«Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге» учреждениесе филиалы җитәкчесе Лилия Борһанова, Көньяк-көнбатыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Реваль Галиев, «Гаилә» үзәге, эшмәкәрлек һәм сәүдә бүлеге, массакүләм  мәгълүмат чаралары вәкилләре түгәрәк өстәл тирәли  җыелды. Киңәшмәне район хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Горденко алып барды.

Газетабыз социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм алган шәһәр һәм район халкы турында материалларны берничә тапкыр бастырды. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бер эшкуарга яки үзмәшгуль гражданинга эшкуарлык эшчәнлеге алып бару яки шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру, шул исәптән җиһазлар сатып алу, өстәмә эш урыннары булдыру һәм җиһазландыру өчен 350 мең сумга кадәр чыгымнар сметасы күләмендә бирелә.

- Акчаларны шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә тотарга мөмкин. Мәсәлән, мөгезле  эре терлек, технологик җайланмалар сатып алырга яисә умартачылык белән шөгыльләнергә, - дип ассызыклады фикер алышу вакытында Лилия Рөстәм кызы.

- Үз эшеңне ачу өчен бизнес-план төзергә, инвест-проектны комиссия каршында якларга кирәк, комиссия проектка ярдәм итү һәм субсидия бирү турында коллегиаль карар кабул итәчәк, - дип хәбәр итте Татьяна Владимировна. – Төп шарт: гаиләнең (яки ялгыз яшәүче гражданның) җан башына уртача кереме Башкортстанда гариза биргән көнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш. Бүгенге көнгә бу – «Ватанны саклаучылар»фонды тәкъдиме буенча керемнәрне исәпкә алмыйча, ИП төзү өчен СВОда катнашучыларга 16 856 сум.

Барлык теләүчеләрне көтәбез, консультация ярдәме күрсәтәчәкбез. “Минем бизнес " үзәгендә бушлай бизнес-план төзергә яки тикшерергә ярдәм итәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәм, беренче чиратта Бәләбәй районында җитештерүне яки авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектлар карала. Контрактлар төзегәндә өстенлек – күпбалалы гаиләләргә, балалы гаиләләр, шулай ук СВОның демобилизацияләнгән катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә .

Программада катнашу шартлары буенча тулырак түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: (34786) 3-09-89 – район хакимияте башлыгы урынбасары; 4-10-40 – Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре буенча РЦСПН ДКУ филиалы белгечләре; 4-27-45 – «Халыкны эш белән тәэмин итүнең көньяк-көнбатыш районара үзәге» учреждениесе  белгечләре; 4-20-45 – эшкуарлык бүлеге һәм МР хакимиятеенеэ эшкуарлык һәм сәүдә бүлеге.

Светлана Шириня

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас