

Беренче киләләр, иң соңыннан китәләр
Барсы да утның сүндерү төймәсенә басып кабынуына , ә смартфон розеткага тоташтыру белән зарядка алу башлавына күптән күнеккән инде. Әмма бу гадәти хәл артында җитди белгечләр тора, алар өчен электр энергиясе табигый күренеш кенә түгел, ә төгәл фән һәм көндәлек хезмәт.
Шундый белгечләрнең берсе – "Белстрой" җәмгыятенең электромонтаж эшләре бригадиры Дмитрий Внуковский. 2 нче урта мәктәпне тәмамлагач, ул Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм бәләкәйдән хыялланган һөнәрен ала. Бүгенге көндә аның эш стажы 28 ел тәшкил итә. Хезмәт юлын "Башэлектромонтаж" җәмгыятенең Бәләбәй монтаж идарәсендә башлый, 17 ел себердә эшли. Аннары туган шәһәренә кайта.
– Эш катлаулы һәм куркыныч булуга карамастан, бик кызыклы. Хезмәт өчен түләүнең лаеклы булуы да канәгатьлек китерә. Көчеңне һәм тәҗрибәңне яңа йортлар, мәктәпләр һ.б. төзүгә салганда, канәгатьлек тә аласың, – дип уртаклаша электрчы. – Соңгы елларда күп объектларда ремонт эшләре алып бардык, безнең эштән канәгать булмаганнарын ишеткән булмады. Без маркабызны тотабыз, заказчыларның ышанычын аклау өчен намуслы эшлибез.
Дмитрий Аркадьевич үзенең генә түгел, ә сигез кешелек бригаданың эш сыйфаты өчен дә җавап бирә. Ул белемен, бай тәҗрибәсен яшь хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша. Аз сүзле белгеч үз кул астындагыларның эшен игътибар белән күзәтә.
"Белстрой" җәмгыятенең төзелеш буенча директоры Илдар Булатов: "Дмитрий Аркадьевич – нормативларны төгәл үтәүче, проект документациясен яхшы белүче җаваплы хезмәткәр. Башкаларга карата кырыс, әмма гадел, ышанычлы кеше ", – дип сөйли.
Дмитрий Аркадьевич һәм аның командасы төзелеш мәйданчыгына беренчеләрдән булып киләләр, булачак инфраструктураның нигезен салалар, розеткалар, сүндергечләр һәм яктырткыч приборлар урнаштырып, аннан соңгы булып китәләр.
Күк белән түбә арасында
Теләсә кайсы бина өчен ышанычлы һәм матур түбә ясый белүче эшчеләрне түбә ябучылар дип атыйлар. Бу һөнәр физик чыдамлык, кыюлык, югарыда эшли белү һәм төзелештә тирән белем таләп итә. "Белстрой" җәмгыяте түбә ябучысы Руслан Ногманов – менә шундый белгеч.
Руслан Бүздәк авылында үскән. Малай кечкенәдән үк төп кагыйдәне үзләштерә: ир кеше барысын да үз кулы белән эшли белергә тиеш. Хуҗалыкта нинди генә эш кузгатмасыннар, ул һәрчак әтисе, бабасы һәм абыйсы янында була. Шулай итеп чүкеч, балта, пычкы тотарга, техника белән эш итәргә өйрәнә.
Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Бәләбәйнең 89 нчы һөнәри лицеенда укый.
– Армиядә хезмәтеннән соң, себергә эшкә киттем. Эретеп ябыштыручы булдым. Ун ел эчендә Пыть-Яхта, Салымда, Сургутта эшләдем. Әмма мине һәрвакыт әти-әнием белән ешрак күрешү, гаилә янында булу өчен туган җир үзенә тартты. Хәзер хатыным белән Бәләбәйдә яшибез, ә Бүздәктә үз йортыбыз бар, – дип уртаклашты 37 яшьлек Руслан Радик улы.
2021 елда Бәләбәйгә кайткач, бер ел "Керамика" җәмгыятендә стропальщик булып эшләгән, аннары "Белстрой"җәмгыятенә килгән.
– Күрәсең, романтика, биеклек, саф һавада эшләү тартты,– ди түбә буенча белгеч, елмаеп. – Монда хезмәт хакы да әйбәт. Шулай ук күп нәрсәгә өйрәндем, мәсәлән, балта остасы һөнәрен үзләштердем.
– Түбә ябучы эшендә иң кыены нәрсә?
- Һава шартлары. Кояш астында да, көчле җил, яңгыр һәм кар вакытында да эшләргә туры килә, – дип аңлата Руслан Ногманов. – Иң кыены – эссе көннәрдә, тир акканда. Салкын су коткара…
Түбә ябучы сүзләренчә, алар эшендә бригада белән эшләүнең җайга салынуы мөһим. "Безнең команда дус. Хәзерге вакытта дүртәү эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз ", – ди түбә ябучы.
– Руслан - уникаль хезмәткәр – алтын куллы оста, – дип сүзгә кушылды төзелеш буенча директор, – ул гаять тырыш һәм ярдәмчел, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шаян булуына карамастан, һөнәри бурычларына бик җитди һәм җаваплы карый. Хәвефсезлеккә аеруча игътибар бирә, – дип сөйләде Илдар Шамил улы.
Светлана Прокофьева.
Елена Петрова фотолары