

Әти-әни, ничектер шикләнеп, редакциядә шәхсән очрашырга тәкъдим иткәч, шалтыратучы баш тара. Шуннан соң алар газетага үзләре килеп, бу хәл белән уртаклашалар.
Укучыларыбызны ышандырырга телибез, теләсә нинди интервью һәм мәгълүмат җыю йә шәхси очрашу вакытында, йә редакция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә уза.
Белгечләр кисәтә: мондый схемалар – мошенниклыкның киң таралган ысулы. Җинаятьчеләр шәхси белешмәләр һәм медиаматериаллар җыя, аларны табыш алу яки провокацион максатларда файдалану өчен.
Әгәр сезгә редакция исеменнән шалтыратсалар һәм фотосурәтләр, шәхси мәгълүматлар җибәрергә яки ашыгыч рәвештә нәрсәдер расларга сорасалар –берни дә җибәрмәгез. Басманың рәсми контактлары буенча турыдан-туры редакциягә шалтыратыгыз һәм мондый эш алып барыламы-юкмы икәнен ачыклагыз. Уяу булыгыз!