Җәмгыять
11 Августа , 06:00

Ярты гасырдан соң очрашу

Приют бистәсенең 7нче урта мәктәбен тәмамлаучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң 50 ел узгач очраштылар. Кадерле кунаклар өчен педагоглар мәктәп музее буйлап экскурсия үткәрделәр, аның барышында юбилей чыгарылышы укучылары елъязма альбомнарын карадылар, иске фоторәсемнәрдә үзләрен, сыйныфташларын һәм укытучыларын танып, хисләргә бирелделәр.

Ярты гасырдан соң очрашуЯрты гасырдан соң очрашу
Ярты гасырдан соң очрашу

Соңыннан элекке укучылар туган мәктәпләренең кабинетларын карап йөрделәр. Таныш парталар артына утырып, истәлекләре белән уртаклаштылар һәм мәгариф учреждениесендәге үзгәрешләр турында сөйләштеләр.

Хушлашканда алар мәктәп коллективына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, якты хис-тойгылар белән таралыштылар.

Алсу Фәизова әзерләде.

Приют бистәсендәге 7 нче мәктәп фотолары.

Ярты гасырдан соң очрашу
Ярты гасырдан соң очрашу
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас