Җәмгыять
13 Августа , 10:00

418 миллион – республиканың яшел байлыгын яклауга

Урманнарны саклау, яклау һәм торгызу – Башкортстан дәүләт сәясәтенең  өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бу эш республика башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә.

418 миллион – республиканың яшел байлыгын яклауга418 миллион – республиканың яшел байлыгын яклауга
418 миллион – республиканың яшел байлыгын яклауга

Даими эш һәм төбәкнең «Экологик иминлек» милли проектында («Экология» милли проекты дәвамчысы) катнашуы нәтиҗәсендә 2019 елдан республиканың урман хуҗалыгы колачлы модернизация уза. Саннардан ачык күренә: федераль бюджеттан тармакны яңартуга 418 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән.

Бу акчалар иң кирәкле әйберләргә – техника һәм җиһазларга киткән, алардан башка янгынны вакытында күреп тә, аны оператив рәвештә сүндереп тә, урманны сыйфатлы итеп торгызып та булмый. Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр өчен 732 берәмлек заманча урман хуҗалыгы һәм урман янгыннары махсус техникасы, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган.

Модернизацияләү нәтиҗәләре инде күренә. Беренчедән, янгыннарны сүндерүнең оперативлыгы сизелерлек артты: бүген урман фондындагы барлык янгыннар ачыкланганнан соң беренче тәүлек эчендә сүндерелә. Бу күрсәткеч 100% ка җитте.

Икенчедән, яңа техника урманнарны нәтиҗәлерәк торгызырга ярдәм итә. Яңартылган матди-техник база агротехник тәрбия стандартларын төгәл үтәргә мөмкинлек бирә, ә бу яшь культураларның үсеп китүенә турыдан-туры йогынты ясый. Мөһим максатка  – урманнарның кимүе һәм яңадан торгызылуы балансын  100% дәрәҗәсендә тәэмин итү – ирешеп була.

Республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов техник яктан тәэмин ителешнең нәтиҗәгә турыдан-туры өлеш кертүен аерым ассызыклый. Тармакны модернизацияләү урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең үзләре өчен дә хезмәт шартларын яхшырта. Заманча машиналар һәм җиһазлар эшне куркынычсызрак һәм уңайлырак итә, димәк, урманнарны саклауның гомуми нәтиҗәлелеге дә арта.

Светлана Шириня әзерләде

Фото ачык чыганаклардан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас