Җәмгыять
13 Августа , 12:00

Тыю Югары суд тарафыннан расланган

Күпләр үз бакчаларында тәртип урнаштырырга кереште һәм, кызганычка каршы, Бәләбәй контейнер мәйданчыклары үсемлек калдыклары белән «яшелләндерелде».

Тыю Югары суд тарафыннан расланганТыю Югары суд тарафыннан расланган
Тыю Югары суд тарафыннан расланган

 Үсемлек калдыкларын контейнерларга чыгару – законны бозу. Югары инстанция суды көнкүреш контейнерларының бакча чүп-чарлары өчен түгеллеген раслады. Хокук бозучыларга штраф түләргә туры киләчәк.

Мөрәҗәгатьнең барлык нечкәлекләрен хөкүмәтнең 2025 елның 7 мартындагы 293 номерлы карарында расладылар. 36 нчы пунктның «в» төркемчәсендәге текстта әйтелә: үсемлек чүп-чарларын каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына илтеп салу тыела.

Калдыкларны чыгару буенча төбәк операторы ассызыклый:"Суд бернинди яңа чикләүләр кертмәде, бары тик гамәлдәге тәртипне генә ныгытты". Утильләштерү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар каралган.

Сүз уңаеннан, быелның 1 сентябреннән ил законнарында гадәттәге көнкүреш чүп-чарлары белән бергә яшел калдыкларны утильләштерүне катгый тыю гамәлдә. 89-ФЗ номерлы Федераль закон фатирда әзерләү яки җыештыру вакытында барлыкка килгән нәрсәләр – каты коммуналь калдыклар дигән төшенчәләрне төгәл аера. Ә менә газон яки җимеш агачларын һәм куакларын кисүдән калган бөтен нәрсә андыйларга керми.

Исегездә тотыгыз: контейнер мәйданчыклары каты коммуналь калдыклар өчен генә. Ботаклар, агач калдыкларын һәм башка шундый калдыкларны контейнерларга тутырырга  яки  янәшә илеи ташларга ярамый.

 Үсемлек калдыкларын утильләштерүнең берничә гади һәм дөрес ысулы бар: участокта компостлаштыру; коры ботакларны һәм үсемлек калдыкларын яндыру (янгын хәвнфсезлеге таләпләрен төгәл үтәгәндә рөхсәт ителә); ботакларны ваклау һәм туфракны мульчировкалау өчен файдалану.

Бу таләпләрне үтәү – хакимиятнең теләге түгел, ә калдыклар белән цивилизацияле эш итүгә адым, нәтиҗәдә табигатьне дә, акчаны да саклау.

 Любовь Иванова әзерләде.
Фото газета архивыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас