

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең гомуми мәйданы 20 455 га тәшкил итә. Шулардан 6 460,5 га – бөртекле көзге культуралар, 13 994 га – бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары. Моннан тыш, техник культуралар – 11 285 га, бәрәңге һәм яшелчәләр 1 467,8 га мәйданны били.
Яз иртә килгәнлектән урак чоры узган елдагыдан бер атнага алдарак башланды, уҗым культураларын җыю бар куәткә бара, дп хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш агрономы Илгиз Насыйфуллин. Төп бурыч – уңышны югалтуларысыз җыеп алу.
"Өсән" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте басуларында урак 24 июльдә башланган. Куәтле комбайннар өлгергән урыны-урыны белән тулышкан башаклар авырлыгы астында яткан бодай дулкыннарын кисәләр. Яңгырлардан соң алтынсу сабаклар, озак хезмәттән арыган кебек, җиргә иелгәннәр.
Игенчеләр инде ун гектардан рапс җыеп алганнар, аннары 700 гектар мәйданны биләгән көзге бодайга күчкәннәр.
Елена Петрова фотосында Максим Уразов, Александр Шахов, Николай Кобылятский һәм Евгений Халматов