

2026 елның 1 сентябреннән 17 ноябренә кадәр район җирлекләрендә бай эчтәлекле программа узачак:
мәдәни-ял һәм спорт чаралары;
иҗтимагый оешмалар катнашында мәгълүмати-агарту акцияләре;
мобиль сәламәтлек үзәкләренә чыгу;
гаилә кыйммәтләре фестивальләре;
алкогольнең зыяны турында лекцияләр, табиб-наркологлар һәм психологлар белән очрашулар;
Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнарга алкоголь сатуны туктату буенча рейдлары.
Муниципаль этапта җиңүчеләрне 30 ноябрьдә билгеләячәкләр. Авыл торак пунктлары дүрт номинациядә көч сынашачак: эре, зур, урта һәм кече. Иң яхшы авылны республика дәрәҗәсендә район тәкъдим итәчәк.