Ветераннар оешмасы рәисе Людмила Пашина билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты – йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм алар турында кайгыртучыларга ярдәм күрсәтү. "Бу игелекле эш, аңа һәркем көченнән килгәнчә өлеш кертә ала, һич югы сүз белән. Кешеләрнең битараф калмавы мөһим. Без шуны күрсәтергә телибез ", – диде ул.
Фестиваль янә дәүләт ветеринария хастаханәсе хезмәткәрләрен, волонтерларны, һөнәрчеләрне һәм бистәдә яшәүче битараф булмаган кешеләрне берләштерде. Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре килүчеләргә консультацияләр биргәннәр, йорт хайваннарына ветеринария паспортлары рәсмиләштергәннәр, прививкалар ясаганнар һәм чипировкалар үткәргәннәр. Тугры дус табарга хыялланучылар «КотоПес» төркеме кураторлары белән аралаша һәм бәйләнеш булдыра алганнар. Бәлки, кем өчендер бу көн яңа тарихның башы булгандыр.
– Шунысы куанычлы, катнашучылар арасында кайчандыр приюттан алынган хайваннар да бар иде. Узган елларда подиум буйлап узучылар да булды, – дип билгеләп үтте парад җитәкчесе Лариса Сәмигулина.
Фестивальдә башка юнәлешләр дә күп булды. 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының матур рәсемнәре белән бизәлгән сәхнә иҗади программаның үзәгенә әверелде. Богородица-Тихвинский храмы каршындагы «Доброе сердце» төркеме волонтерлары барлык теләүчеләргә өйдә пешерелгән ризыклар тәкъдим итте, Бәләбәй һөнәрчеләре ярминкә оештырды, ә эшмәкәр Наталья Царева («Весна» зоомагазины) призлар уйнатты һ.б..
Бәйрәм азагында чарада катнашучыларның барысына да битараф булмаганнары һәм игелекле эштә катнашканнары өчен рәхмәт йөзеннән сертификатлар тапшырылды.
– Җиденче ел хайваннарга ярдәм итү өчен акча җыябыз. Аннары ул акчаны приютка җибәрәбез, анда кече туганнарыбыз өчен кирәкле бөтен әйберләр сатып алына. Быел 5600 сум акча җыя алдык, кызганычка каршы, узган елларга караганда азрак. Акчаның күп өлешен "Икенче шанс" приютына җибәрдек. "КотоПес" ирекмәннәре һәм мәктәп укучылары җыйган азыкны һәм матди ярдәмне әле дистәләрчә җәнлек асраучы волонтерларга тапшырдык.
Сүз уңаеннан, инициатив төркем уздырылган бәйрәмгә анализ ясады инде, көчле һәм йомшак яклары билгеләп үтелде. Киләсе елда фестиваль уздырганда алар исәпкә алыначак, – дип йомгаклады Людмила Пашина.
Алсу Фәизова әзерләде.
Елена Петрова фотолары