

Уфа районында яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз үзләрен "Роскомнадзор", "Росфинмониторинг" һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныткан аферистлар белән берничә ай аралашкан.
Башта хатын-кызга домофонны алыштырырга кирәклеген сөйләгәннәр, аннары янәсе Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына чит кешеләрнең керүе һәм чит кешегә ышаныч кәгазе рәсмиләштерү турында белдергәннәр. Пенсионерны акчаларының куркыныч астында булуына ышандырганнар.
Нәтиҗәдә ул мошенникларга тупланган акчасының 3 миллион сумнан артыгын күчергән. Аннары аферистлар калган акчаларны курьерга «саклау өчен» тапшырырга кирәк, дип белдергән. Ханым тагын фатирын сатудан кергән 4 миллион сумнан артык акчасын чит кешегә биргән.
Мошенниклар элемтәгә чыгудан туктагач, пенсионер үзен алдаганнарын аңлаган. Гомум зыян 8 миллион сумга якын тәшкил иткән. Полиция мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан.
Сак булыгыз! Билгесез номердан шалтыратсалар, сөйләшүне дәвам итмәвегез хәерле. Дәүләт органнарының чын хезмәткәрләре телефон аша акча күчерүне яки акчаны курьерга тапшыруны сорамый.