

Фестиваль Сергей Аксаков яраткан алпавыт кухнясы традицияләрен яңарту омтылышы буларак уйланылган. Әдип натуралист кына түгел, аучылык һәм балыкчылык шатлыкларын да, яңа пешкән балык һәм киек ризыкның кадерен белүче дә була. Аның тормышының нәкъ менә шушы ягы бәйрәмнең нигезенә салынган.
Язучының бабасы Степан Михайловичның нәсел утары фестиваль өчен мәйданчык булды. Монда, тарихи урында, "Заман тәме" идеясе аеруча килешле яңгырады.
Чарада кафе һәм ресторан хуҗалары, шулай ук һәвәскәр балыкчылар, балыктан ризык әзерләүнең рәтен белүчеләр катнашты.
Хуш исле уха өчен чиратта бәләбәйлеләр дә булдылар. Делегация составында Надеждино авылындагы Аксаковлар гаиләсе музее мөдире Татьяна Зима да барды. Аның өчен бу фестивальнең аерым мәгънәсе бар: Аксаковлар гаиләсе мирасы белән бәйләнеш музей залларында гына түгел, монда гади шатлыкларда – кайнар шулпа исендә, казан янында сөйләшүләрдә, гомуми кәефтә дә сизелде.
– Уханы музей‑утар каршындагы мәйданда пешердек. Кайнап торган балык шулпасының исен сүз белән генә әйтеп булмый. Бер тәлинкәдә өч төрле балык, осталарның яшерен ингредиентлары, яшел тәмләткечләр исе һәм, әлбәттә, тәмле ухадан авыз итәргә теләүче кешеләр чираты. Үз чиратыңны көтү авыр булмады. Фестивальгә килгән күп кызыклы кешеләр белән аралаша алдык. Саф һавада, артистлар музыкасы астында уха бик тә шәп , – дип уртаклашты Татьяна Александровна.
Фестиваль кунаклары сыйлар белән ләззәтләнеп кенә калмадылар, парк буйлап йөрергә дә, утарның музей комплексын карарга да өлгерделәр. Бәләбәй делегациясе өчен бу Бәләбәй районы һәм Аксаковлар гаиләсе тарихы белән тагын бер үзенчәлекле очрашу булды, мондый вакыйгалар аны саклап калырга ярдәм итә.
Якташларыбыз арып, әмма тук, күтәренке күңел белән кайттылар. "Бу бәйрәмне дәвам иттерергә язсын, Ходай яңа идеяләр бирсен, – диләр алар. Ә без һичшиксез тагын килербез".
– Мондый вакыйгалар тарихны якын итә. Әгәр бу йола ныгып, бер утардан читкә чыгып, барлык Аксаков урыннарын колачласа, бик яхшы булыр иде, – ди Татьяна Зима.
Алсу Фәизова.
Фотолар Т.А.Зима архивыннан