Җәмгыять
22 август , 12:00

Бал кортлары юкка чыкса, яшәеш тә бетәчәк!

Галимнәр әнә шулай дип кисәтә. Безнең тормыш, чыннан да, шушы кечкенә генә бөҗәкләргә бәйлеме? Дуслар, әйдәгез бал кортлары турында күбрәк мәгълүмат белик!

Бал кортлары юкка чыкса, яшәеш тә бетәчәк!Бал кортлары юкка чыкса, яшәеш тә бетәчәк!
Бал кортлары юкка чыкса, яшәеш тә бетәчәк!
  1. Бал кортлары гаиләсе башлыгы – ана корт. Ул умартада берәү генә була, якынча 8 ел яши.

  2. 2. Кортлар гаиләсенең якынча җидедән бер өлешен сорыкортлар алып тора. Алар бал җыймый. Балны эшче кортлар ташый. Күчтә аларның саны, ел фасылына карап, 10 меңнән 50 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

  3. 3. Бал корты бер очыш вакытында меңгә якын чәчәккә куна. Бер көн эчендә 12 гектар мәйданны урап кайта.

  4. 4. Культуралы үсемлекләрнең – 70, кыргый үсемлекләрнең 90 процентын бал кортлары серкәләндерә. Алар булмаса, бик күп үсемлекләр юкка чыгар, җәнлекләр, кешеләр дә ачлыктан җәфа чигәр иде.
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас