

Ольга Владимировна Сарапулова җитәкчелегендәге проект бюросы Бәләбәй районының кайбер иҗтимагый киңлекләрен – «Җырчы чишмәләр» паркын, “Борынгы кала” үзәген һәм Новаторлар бульварын төзекләндерү проектларын әзерләгән иде. Очрашу барышында яклар Новаторлар бульварындагы эшләр барышын карады.
Очрашу йомгаклары буенча шәһәрнең әһәмиятле иҗтимагый киңлеген – Пионер мәйданын төзекләндерү проектын эшләү турында килешүгә ирешелде. Проектның максаты – халыкның көнүзәк таләпләренә җавап бирүче уңайлы заманча мохит булдыру.
Светлана Шириня