Җәмгыять
23 Августа , 09:00

Игенчеләр, икмәк язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле

Башкортстанда 2027 ел уңышы өчен көзге культураларны  чәчүгә керештеләр. "Республиканы һәм илне ашлык белән тәэмин итү"  "Азык -төлек иминлеген технологик тәэмин итү "милли проекты максатларына туры килә",  – дип ассызыкладылар БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйлеИгенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле

Начар һава торышы Бәләбәй районында урып-җыю барышына үз төзәтмәләрен кертте. Яңгырлар кыр эшләре  темпын акрынайтты. Бүген район хуҗалыклары  бер үк вакытта мал  азыгы әзерләү, бөртекле культуралар җыю һәм көзге культуралар чәчү белән шөгыльләнәләр.

"19 августка 524 га көзге арыш һәм рапс чәчелде – бу әлегә планнан 4,5% тәшкил итә. 2027 ел уңышы өчен көзге культураларның гомуми мәйданы 11590 гектар",  – дигән мәгълүмат бирде район  хакимиятенең  авыл хуҗалыгы хезмәте.

Район игенчеләре көзге бөртекле культураларны урып-җыюны төгәллиләр: планлы мәйданның 97% ы чабылган. 17 685 тонна  ашлык сугылган, уңыш гектарыннан уртача  – 28,26 ц .

Сабан һәм кузаклы культураларны  урып-җыю бара: алар 1489 гектарда (планнан 11%) чабылган  һәм сугылган, 2694 тонна ашлык сугылган, уңыш гектарыннан  – 18 ц.

Җирдә хезмәт һәрвакыт катлаулы, ә мондый һава шартларында – бигрәк тә. Бүгенге басуларда тир түгеп эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт: икмәк язмышы Сезнең эшегезгә бәйле! Төп бурыч – барлык уңышны югалтуларсыз җыеп алу.

 

Светлана Шириня

Елена ПЕтрова фотолары

Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк  язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Игенчеләр, икмәк язмышы сезнең хезмәтегезгә бәйле
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас