Җәмгыять
24 Августа , 12:00

Аларга миллионнарча кеше ышана

2026 елның июле Башкортстанның күпфункцияле үзәкләре өчен үзенчәлекле булды: «Минем документлар» челтәре үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте.

Аларга миллионнарча кеше ышанаАларга миллионнарча кеше ышана
Аларга миллионнарча кеше ышана

 Бу елларда КФҮ республикада яшәүче миллионнарча кеше тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде.

Ил масштабында дәүләт хезмәтләре үзәкләре челтәрен булдыру тарихы 2011 елда Русия Федерациясе Президенты Указына кул куюдан башланды. Шул ук вакытта "Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге" республика дәүләт автоном учреждениесе барлыкка килде.

 "Минем документлар"ның беренче офисы республикада 2012 елда ачылды. Бүгенге көндә Башкортстан МФЦ челтәре – ул  77 офис, 46 территориаль аерымланган бүлекчә һәм 366 күчмә хезмәт күрсәтү пункты. 1200гә якын универсаль белгеч көн саен 10 меңгә якын мөрәҗәгать итүчене кабул итә, ә 15 ел эшләү дәверендә үзәк хезмәткәрләре 67 миллионнан артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән.

2013 елда Бәләбәйдәге МФЦ да үз ишекләрен ачты. Район халкы өчен бу дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белән хезмәттәшлекне цифрлаштыру юлында мөһим адым булды.

Бу вакыт эчендә "Минем документлар" урындагы филиалы миллионнан артык мөрәҗәгать кабул итте. Меңләгән гаилә биредә тиешле документларны рәсмиләштергән, тиешле ташламалар һәм ярдәм алган, дәүләт хезмәтләренең нечкәлекләрен ачыклаган. Офис кәгазьләр кабул итү урынына гына түгел, ә кешегә ярдәм итәргә әзер булган чын мәйданчыкка әверелде: монда цифрлы сервислардан ничек файдаланырга икәнен күрсәтәләр, түләүләрне рәсмиләштерү тәртибен аңлаталар, яңа кагыйдәләрне ачыкларга ярдәм итәләр.

Күпфункцияле үзәкнең Бәләбәй шәһәрендәге  филиалы җитәкчесе Сергей Галактионов билгеләп үткәнчә, һәр кабул ителгән гариза һәм рәсмиләштерелгән хезмәт артында хезмәткәрләрнең һөнәрилеге, аларның чын күңелдән ярдәм итү теләге тора. Нәкъ менә шуңа күрә халык  КФҮ (МФЦ) белгечләренә иң мөһим тормыш мәсьәләләрен хәл итүне ышанып тапшыра – пособиеләр рәсмиләштерүдән алып катлаулы ведомствоара процедураларга кадәр.

Филиалның аерым горурлыгы – бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендә танылу. 2024 елда ул "Русиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге" Бөтенрусия конкурсында "Илдә иң яхшы эре төбәк челтәре" категориясендә җиңүче булды. Моннан тыш, 2019 һәм 2024 елларда филиал "Башкортстан Республикасының иң яхшы КФҮ" республика конкурсы лауреаты булды.

Хәзе рКФҮ  үсешен дәвам итә: яңа цифрлы сервислар кертелә, хезмәтләр исемлеге киңәйтелә, хезмәт күрсәтү сыйфаты камилләштерелә. Әмма иң мөһиме үзгәрешсез кала – кешегә игътибар, ачыклык һәм дәүләт хезмәтләрен мөмкин кадәр гади һәм аңлаешлы итәргә омтылу..

Эшләү дәверендә "Минем документлар" Бәләбәй филиалы миллионнан артык мөрәҗәгать кабул итте. Меңләгән гаилә биредә тиешле документларны рәсмиләштергән, тиешле ташламалар һәм ярдәм алган, дәүләт хезмәтләренең нечкәлекләрен ачыклаган.

Светлана Шириня

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас