Җәмгыять
26 Августа , 12:00

Уфада зәркән кибете хезмәткәре бизәнү әйберләрен урлаган

Калинин районы прокуратурасы шәһәр ювелир кибетләренең берсендә сатучы-консультант булып эшләгән хатын-кызга карата эш буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.

Уфада зәркән кибете хезмәткәре бизәнү әйберләрен урлаганУфада зәркән кибете хезмәткәре бизәнү әйберләрен урлаган
Уфада зәркән кибете хезмәткәре бизәнү әйберләрен урлаган

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатын-кыз дүрт ай дәвамында эш урыныннан алтын һәм көмеш эшләнмәләрне алып чыгып, аларны ломбардка тапшырган. Аның гамәлләреннән гомуми зыян 750 мең сумнан артып киткән. Җитешсезлекне гаепләнүченең эштән китү турындагы гаризасын караганнан соң ревизия үткәргәндә ачыклаганнар.

Хатын үз гаебен таныды. Эшне  карау өчен судка җибәргәннәр — аңа «үзләштерү яки растрата»маддәсе буенча җәза яный.

Элегрәк Башкортстанда мошенниклар СВО катнашучысының тол хатынын 2,1 млн сумга алдаган.

Фото: Ксения Калинина | «Башинформ»МА

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас