

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча «Яшьләр»скверын төзекләндерүнең икенче этабы төгәлләнде диярлек.
Әлеге проект - 2025 елгы Бөтенрусия тавыш бирүдә җиңүче.
Беренче этапта асфальт түшәлде, сукмаклар ясалды, эскәмияләр куелды һәм күп функцияле спорт мәйданчыгы төзелде.
Икенче этапта мәйданчыкларга асфальт җәелде, тротуар һәм юл бордюрлары куелды, җөйсез резина өслек җәелде, памп- трек, мини-рампа, өстәл теннисы өчен өстәлләр куелды, газон утыртылды.
Хәзер видеокүзәтү камералары урнаштырыла.
Эшләр «Триада-Строй» җәмгыяте подряд оешмасы тарафыннан башкарыла. Контракт бәясе 6 653 985, 21 сум тәшкил иткән
Балалар һәм өлкәннәр Ленин урамындагы төзекләндерелгән ял итү урыныннан актив файдаланалар.
Любовь Иванова. Приют бистә советы шәһәр биләмәсе хакимияте фотосы