Җәмгыять
28 Августа , 11:00

Авыл хуҗалыгы комплексы эшмәкәрләре бергә җыелды

Туймазы шәһәрендә Татарстан һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы комплексы эшмәкәрләре конференциясе узды.

Авыл хуҗалыгы комплексы эшмәкәрләре бергә җыелдыАвыл хуҗалыгы комплексы эшмәкәрләре бергә җыелды
Авыл хуҗалыгы комплексы эшмәкәрләре бергә җыелды

Оештыручылар — Татарстан республикасының Башкортстан республикасындагы даими вәкиллеге һәм «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы.

Конференциядә Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ильсур Ихсанов; Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык‑түлек министрлыгы урынбасары Нияз Хурамшин, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов; Бавлы муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык‑түлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марат Белалов; Башкортстан Республикасы Туймазы районы хакимияте башлыгы Булат Мусин; «Русия татар авыллары ассоциациясе» Советы рәисе Фанир Галимов катнаштылар.

Башкортстанның Туймазы, Бәләбәй, Шаран, Кушнаренко, Бүздәк һәм Чакмагыш районнарынан, Татарстанның Актаныш, Бавлы һәм Мөслим районнарынан делегатлар килделәр.

Конференция кысаларында Туймазыдагы «РиаПласт» предприятиесенә җитештерү экскурсиясе оештырылды. Катнашучылар заманча җитештерү процессы белән таныштылар. Шулай ук Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнокомплексына экскурсия узды.

Төп чара — «Бабай утары» этно‑мәдәни үзәгендә узган түгәрәк өстәл иде. Утырышта авыл хуҗалыгын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, инвестицияләрне җәлеп итү, авыл җирлегендә эшмәкәрлеккә ярдәм һәм татар авылларын саклау мәсъәләләре тикшерелде.

Конференция нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ильсур Ихсанов иң актив катнашучыларга, эшмәкәрлекне үстерүгә һәм татар авылларын саклауга зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Конференцияне ел саен  үткәрү турында карар кабул ителде, киләсе очрашу 2027 елга планлаштырылды

Зәйфә Салихова әзерләде

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас