Җәмгыять
28 Августа , 08:00

Руль артында яшүсмерләр, яки гамьсезлек бәясе

Яшүсмерләрнең ике тәгәрмәчле техникада куркыныч күңел ачулары безнең районда көннән-көн киң тарала бара. ЮХХДИ хезмәткәрләренең даими кисәтүләренә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басылуына карамастан, ата-аналар, мөмкин булган фаҗигале нәтиҗәләр турында уйламыйча,  балаларына питбайклар һәм мотоцикллар сатып алуларын дәвам итәләр. Бәләбәй районында хокук бозулар статистикасы җитди борчу тудыра. Ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мототехника белән идарә итүгә  бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 103 очрагын ачыклаган. Шул ук вакытта аларның 26сы транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган яшүсмерләр тарафыннан башкарылган.

Руль артында яшүсмерләр, яки гамьсезлек бәясеРуль артында яшүсмерләр, яки гамьсезлек бәясе
Руль артында яшүсмерләр, яки гамьсезлек бәясе

Реаль очраклар көн саен диярлек була. Күптән түгел Аксаков авылында «Мототехника» профилактик чарасы һәм «Не рули, малай» социаль кампаниясе барышында питбайк белән идарә итүче 14 яшьлек яшүсмер туктатылды. Нәтиҗәдә транспорт чарасы штрафстоянкага куелды, һәм ата-аналарга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Күптән түгел күрше Туймазы районында ата-аналарның мондый җиңел фикер йөртүенең фаҗигале нәтиҗәләре сизелде. Питбайк  катнашындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 яшьлек яшүсмер һәлак була, тагын ике балигъ булмаган бала җитди җәрәхәтләр ала. Авариядә шулай ук транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган 16 яшьлек егет гаепле булып чыга. Шунысы игътибарга лаек, питбайкны аңа туганнары сатып алган.

Мондый вәзгыять өчен өлкәннәрнең җаваплылыгы артык бәяләнә алмый. Балаларга мототехника сатып алганда, ата-аналар хәвеф дәрәҗәсен аңларга һәм уйланылмаган гамәлләрнең төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңларга тиеш.

ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан күрелүче профилактик чаралар даими рейдлар һәм махсус операцияләрне үз эченә ала. Әмма әлеге чараларның нәтиҗәлелеге турыдан-туры ата-аналарның  аңлы булуына һәм аларның  уйламыйча сатып алулары һәм балаларының  иминлеге өчен җаваплы булырга әзер булуына бәйле.

- Яшүсмерләргә мототехника куллануны контрольдә тоту зарурлыгы торган саен ачыграк күренә бара. Бары тик хокук саклау органнары, ата -аналар һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән генә район юлларында яңа фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин, - дип саный Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Алинә Әмирова. - Шуны истә тотарга кирәк: балаларның иминлеге аларның  теләкләре һәм мавыгуларыннан  өстен булырга тиеш.

Тревога сигналы

Проблема республика җитәкчелеге дәрәҗәсенә күтәрелде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу хәлне контрольдә тотуны көчәйтүне таләп итте: "Малайлар мопедларда ыргып  чыктылар. Бу проблемага зур игътибар бирергә кирәк. Хәзер төрле техника бик күп, аны сатып алалар һәм куа башлыйлар, бигрәк тә авылларда һәм шәһәр читендә».

Эчке эшләр министрлыгының БР буенча иҗтимагый советы рәисе урынбасары Наил Ишморатов үз чиратында ассызыклаганча: "Питбайк ул уенчык түгел. Әгәр ата-аналар балага питбайк бүләк итәләр һәм аны юлга чыгаралар икән, иң начарына әзерләнегез. Я сезнең балагыз һәлак булачак, я кемнедер имгәтәчәк һәм гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгәчәк".

Регина Иванова

БР буенча ЮХХДИ фотосы

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас