Җәмгыять
30 Августа , 05:00

Урып-җыю “экватор"га күчте

Бәләбәй районы хуҗалыкларында бар куәткә урып-җыю эшләре бара.  

Урып-җыю “экватор"га күчтеУрып-җыю “экватор"га күчте
Урып-җыю “экватор"га күчте

Көзге культуралар уңышлырак

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте күрсәткечләренә караганда, 26 августка бөртекле көзге культуралар 6460,5 гектардан (98,89%) 6389 гектарда җыеп алынган. Көзге арыш 100% ка суктырылган, уңыш гектардан 21,54 центнер тәшкил итә.

Көзге бодай уңышы 3908 га (98,2%) мәйданда җыелган, уңыш – 32,48 ц/га. Уҗым культурларының уртача уңышы  – 28,23 ц/га.

Бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары иң зур мәйданны – 13994 гектарны били. Алар 4671 га (33,38%) мәйданда чабылган һәм сугылган. Сабан культураларының уртача уңышы – 19,33 ц/га, ә төрләре буенчагектарыннан: сабан бодае – 21,7 ц, арпа – 22,65ц, солы-18,55 ц.

Бөртекле кузаклылар буенча: борчак барлык мәйданның 85,99%  җыелган, уңыш – бер гектардан 22,64 ц.

Карабодайны җыю да төгәлләнеп килә. Көнбагыш 6241 гектар көнбагыш әлегә өлгерә.

В. А. Шипицынның крестьян-фермер хуҗалыгында

Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, хуҗалык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Арендада 2619 гектар сөренте җир бар, 2026 ела 2029 гектары чәчүлек мәйданын тәшкил иткән. Бөртекле культуралар  – 1213 гектар, ә мал азыгы культуралары 816 гектарны били.

26 августка бөртекле культуралар 642 гектарда, ягъни мәйданның 53 процентында  җыеп алынган, уртача уңыш – 18 ц/га. Урып-җыю “экватор”га күчте дип әйтергә була.

Хуҗалыкта  шулай ук терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Беренче чиратта,  кымыз җитештерү өчен атлар үрчетәләр.

Бүгенгә хуҗалыкта 600 тоннага якын печән әзерләнгән, мал азыгы әзерләү дәвам итә. Берьеллык үләннәрне чабалар, печәнгә җыялар, салам әзерлиләр.

Шушы көннәрдә Бәләбәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш агрономы Илгиз Насыйфуллин һәм Вадим Шипицин карабодай басуын карап чыктылар. Карабодайны чабарга була инде.

Любовь Иванова

Елена Петрова фотолары

 

Урып-җыю “экватор"га күчте
Урып-җыю “экватор"га күчте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас