Җәмгыять
31 Августа , 05:00

2027 елда пенсияләр артачак....

Ә күпмегә арта?

2027 елда пенсияләр  артачак....2027 елда пенсияләр  артачак....
2027 елда пенсияләр артачак....

Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр артачак: 1 февраль һәм 1 апрельдә. Русия Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин "Лента.ру" басмасына хәбәр иткәнчә, 1 февральдән 2026 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең реаль дәрәҗәсен исәпкә алып индексация узачак, ә 1 апрельдән Русия Социаль фондының реаль күрсәткечләре нигезендә төзәтмәләр кертәчәкләр.

Социаль һәм башка даими түләүләр буенча 1 апрельдә пенсионерның яшәү минимумы күләменең фаразланган үсеше нигезендә яңадан исәпләячәкләр.

Парламентарий сүзләренчә, пенсия билгеләнгәннән соң хезмәт эшчәнлеген алып баруын дәвам иткән гражданнарга киләсе елның 1 августыннан Русия Социаль фонды автомат рәвештә түләүләрне эш бирүче түләгән иминият кертемнәрен исәпкә алып яңадан санаячак. Шул ук вакытта өстәмә күләме өч пенсия коэффициенты бәясе белән чикләнә.

Хәрби пенсияләр 2027 елның октябрендә индексацияләнәчәк.

Халыкның ташламалы категорияләренә, очучыларны һәм шахтерларны да кертеп, пенсияләргә өстәмәләр елына дүрт тапкыр яңадан каралачак.

Депутат киләсе елның 1 февраленнән ана капиталы һәм социаль пособиеләр индексацияләнәчәк, дип сөйләде. Аларны арттыру өчен коэффициент быелгы факттагы инфляциядән чыгып билгеләнәчәк. Быел беренче балага ана капиталы күләме якынча 729 мең сум тәшкил итә. Икенче бала тугач, өстәмә түләү 234 мең сум тәшкил итәчәк, ә ата-аналар сертификат алу хокукыннан файдаланмаса, ана капиталы 963 мең сумга тигез булачак.

Фото: "Электрогазета"

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас