Җәмгыять
4 Сентября , 10:00

Икеләтә юбилей

Приютта яшәүчеләр икеләтә бәйрәм – Нефтьчеләр көнен һәм Поселок көнен билгеләячәк, поселокка 70 ел тулды!

Икеләтә юбилейИкеләтә юбилей
Икеләтә юбилей

Тарихка тирәнрәк күз салсак, бу урынга 200 ел элек (1826 елда) Ырынбур губернасы Бозаулык өязе Покровка авылыннан алпавыт Племянниковларның крепостной крестьяннары яши башлаган. Беренче исеме дә Покровка авылы була. 1846 елдан рәсми документларда Приютово дип күрсәтелә.

Ике гасырлык данлы тарих – лаеклы юбилей ул!

 

Без Приют бистә советы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова белән юбилей елында биредә  нәрсәләр үзгәрүе турында сөйләштек.

 

– Иң мөһиме, шәһәр җирлегенең барлык социаль учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре тотрыклы эшли. Үткән елларда башкарылган һәм җайга салынган бар нәрсә дә саклана.

Безнең эшне кешеләр беренче чиратта юллар, ишегаллары, социаль учреждениеләр, ял итү урыннары торышы буенча бәяли. Соңгы елларда без шәһәр инфраструктурасын шактый үзгәрттек, дөрес, халык ярдәменнән башка түгел. Урындагы башлангычларга  ярдәм итү, гражданнар һәм меценатлар проектларын финанслауда актив катнашу программасы буенча без элекке елларда мәктәпкәчә, мәктәп оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирү шартларын яхшырта алдык.

 

Быел ППМИда катнашу өчен биш гариза бирелгән иде, әмма финанслау кимү сәбәпле, бер генә гариза үтте: спорт залында идән алыштыру буенча 7нче мәктәп проекты 1 млн 700 мең сумга җиңде. Проект уңышлы тәмамланды – финанслау, өстәмә финанслау һәм подряд эшләре билгеләнгән срокларда башкарылды.

 

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча «Яшьләр»скверын төзекләндерүнең икенче этабы тәмамлануга якынлаша. Әлеге проект - 2025 елгы Бөтенрусия тавыш бирүдә җиңүче. Беренче этапта асфальт түшәлде, сукмаклар ясалды, эскәмияләр куелды һәм күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзелде. Икенче этапта мәйданчыкларга асфальт җәелде, тротуар һәм юл бордюрлары куелды, җөйсез резина өслек җәелде, җиһазлар – памп-трек, мини-рампа, өстәл теннисы өчен өстәлләр куелды, газон утыртылды. Хәзер видеокүзәтү камералары урнаштырыла, корылмалар соңгы тапкып буялачак.. Эшләрне «Триада-Строй»җәмгыяте  подряд оешмасы  башкара. Контракт бәясе 6 653 985, 21 сум тәшкил итте.

Эксплуатациягә тапшыру вакыты – 5 сентябрь! Әмма балалар һәм өлкәннәр Ленин урамындагы төзекләндерелгән ял  урыныннан актив файдаланалар.

«Башкорт ишегаллары» программасы 2026 елдан үзгәртеп корылды: комплекслы төзекләндерү юк, элек куелган мәйданчыкларны ремонтлау гына бар. Поселокта ике ишегалдында балалар мәйданчыклары элементлары ремонтланачак – резина өслеге алыштырылачак, таганнарны беркетү һәм башкалар.

Эшли һәм җайга сала алганнарның барсын да саклап калу бик авыр, кызганычка каршы, без зур аңлату эшләре алып барсак та, адым саен вандализм, - дип сөйләде Лилия Рим кызы.

Юллар турында

Бистәдә проблемалы юллар бар, әмма финанслар җитмәү сәбәпле ремонт сроклары күчерелә. Ике участокны гына ремонтлый  алдык.

ВЛКСМның 50 еллыгы урамындагы (Тынычлык бульварыннан Калинин урамына кадәр) асфальт түшәмәне ремонтлау эшләрен «Дорремстрой»җәмгыяте  подряд оешмасы башкарды. Бу ике еллык контракт иде, ремонт Башкортстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту, капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказны гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. 555 метр юл өслеге норматив хәлгә китерелде – юл өлешенә асфальт җәелде, бордюр ташлары алыштырылды.

Олы бакча урамындагы юлны өч еллык контракт нигезендә «Дорстрой0909»җәмгыяте подряд оешмасы ремонтлады. Эшләр Башкортстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту, капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказны гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды – 760 метр тукыма норматив хәлгә китерелде. Әлеге участокта да ремонт тәмамланды.

Приют бистәсендә яшәүчеләр өчен горурлык хисе нәрсә уята?

- Муниципалитет җитәкчесе буларак, мин гражданнарыбызның ватанпәрвәрлеге һәм ярдәмчеллеге белән горурланам. Бу бигрәк тә махсус хәрби операция башлангач чагылды. Приютта туган дистәләгән ир-атлар мобилизация һәм контракт буенча хәрби бурычларын үтәргә киттеләр, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Кызганычка каршы, кайтмаганнар да бар... Без һәлак булганнарның гаиләләрен игътибарсыз калдырмыйбыз, истәлекле чаралар һәм акцияләр үткәрәбез.

Поселок волонтерлары турында әйтми булдыра алмыйм. СВОга ярдәм итү җәһәтеннән  бездәгедәй көчле иреклеләр хәрәкәте районның бер генә биләмәсендә дә  юктыр.

«Приют бистәсенең ярдәм үзәге» волонтерлары ( «Фронт өчен маскировка челтәре», «Мужская сила», «Үзебезнекеләргә тегәбез» төркемнәре дә), Ветераннар советының «Көмеш волонтерлар», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Приют төркеме », хәрби хәрәкәтләр һәм ВДВ, ВМФ, «Хәрби т уганлашлык» иҗтимагый оешмалары ветераннары һ.б. бистәдә яшәүчеләрне һәм туганнарны берләштерделәр, иреклеләр белән районара һәм төбәкара элемтәләр урнаштырдылар, якташ сугышчыларның һәм госпитальләрнең ихтыяҗларын бердәм рәвештә үтәделәр. Барысына да риясыз һәм намуслы булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Поселоктан гуманитар йөк көн саен диярлек зур һәм кечкенә партияләр белән китә.

Приютта яшәүчеләрнең горурланыр нәрсәләре бар!

Бәйрәм ничек узачак?

- Юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек узган елдан башланды – оештыру комитеты төзелде, бистә тарихы буенча китап бастыру өчен материаллар җыйдык. Приют бистәсенең 70 еллыгына брендбукка конкурс үткәрелде, анда Уфадан ике студент катнашты. Уфа сәнгать-сәнәгать көллияте студенты Артем Кучербаев җиңде.

Мәдәният йорты янында юбилей символикасы төшерелгән урам баннерына сокланып карарга була.

Бистәне тәртипкә китерәбез: территорияләрне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, Тынычлык бульварында чәчәкләр утырттык, предприятиеләр һәм оешмаларны җәлеп итеп өмәләргә чыгабыз...Кешеләр актив җавап бирә, Приютның нинди кыяфәттә булуына битараф булмаулары сөендерә.

Бәйрәм сентябрьнең беренче шимбәсендә Дан паркында узачак. Купшы тантаналар планлаштырмыйбыз – вакыты ул  түгел! Әмма аны иң яхшы хезмәткәрләрне һәм активистларны хөрмәтләп, бәйрәм концерт программасы белән лаеклы итеп уздырачакбыз. Безнең халык Нефтьчеләр көнен һәм Бистә көнен бәйрәм итүдә һәрвакыт актив катнаша, гаиләләре белән килә. Оештыручылар төрле яшьтәгеләрне исәпкә алып, иҗади зоналар, мастер-класслар, уеннар һәм ярышлар тәкъдим итәргә тырышалар. Приютлылар  канәгать калыр дип уйлыйм.

Бистә халкын юбилейлары, барлык нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм!

Без һәрвакыт иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, Приютны  бизи һәм данлый алабыз!

Кадерле якташлар! Бөтенхалык тавыш бирү көннәрендә Сез үзегезнең гражданлык позициягезне күрсәтерсез һәм сайлау участокларына актив килерсез дип ышанам.

Барыгызга да гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим! –   дип җавап бирде Л.Р. Юнысова.

Любовь Иванова әңгәмәләште  

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас