Җәмгыять
6 Сентября , 08:00

Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды

Кичә Үзәк мәдәният сарае каршындагы мәйданда Бәләбәй шәһәренең «Чемпион» спорт мәктәбе оештырган беренче «Спорт калейдоскобы» фестивале узды. Чара спортчыларны, тренерларны һәм шәһәр халкын бер киңлектә берләштерде, спортның барлык теләүчеләр өчен ачык  булуын күрсәтте.

Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале уздыБәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды

Фестиваль программасы бай булды. Мәйданчыкларда бокс, мас-рестлинг һәм рус жимы буенча турнирлар узды – килгән һәркем ярышларны күзәтә алды. Актив ялны өстен күрүчеләр өчен батутларда фитнес белән шөгыльләнү һәм мастер-класслар оештырылды, анда үз көчеңне тренерлар җитәкчелегендә сынап карарга мөмкин иде.

Тамаша өлешеннән тыш, фестиваль практик бурычны да үтәде. Кунаклар спорт мәктәбе тренерлары белән аралаша, сораулар бирә һәм урында ук баланы «Чемпион»спорт секцияләренә яздыра алды.

Спорт мәктәбе директоры Максим Кудряшов, чара идеясе ел саен үткәрелүче традицион Ачык ишекләр көнен шәһәр бәйрәме форматына алмаштыру карарыннан туды, дип сөйләде –  шулай итеп команда яңа тәрбияләнүчеләр җәлеп итәргә һәм бәләбәйлеләрне мәктәп эше белән җанлырак һәм ачык шартларда таныштырырга исәп тоткан. Ул шулай ук фестивальнең оештырылуы белән канәгать булуын һәм «Спорт калейдоскобы» шәһәр календаренда ел саен үткәрелүче чара булыр дип өметләнүен билгеләп үтте.

 

Регина Иванова. Автор фотолары

 

 

Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Бәләбәйдә беренче шәһәр спорт фестивале узды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас