Җәмгыять
6 Сентября , 06:00

Кыш җылы булсын

Салкыннар башлангач, көйле җылылык бирү район халкының төп мәшәкатьләренең берсенә әверелә. Бу мөһим бурычны «Теплоэнерго»җәмгыяте үз өстенә ала. Хәзер аның белгечләре, беренче чиратта, безнең йортларда, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрендә җылы булсын өчен, авариясез кышкы сезонга зур әзерлек алып баралар.

Кыш җылы булсынКыш җылы булсын
Кыш җылы булсын

2026-2027 елларга җылыту чорына әзерлек барышы турында «Теплоэнерго» җәмгыяте генераль директоры Сергей Лущиц сөйләде:

– «Теплоэнерго» өчен көзге-кышкы чорга әзерлек иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Кулланучылар алдында җаваплылыкны аңлап, җылыту сезоны тәмамланганнан соң безнең белгечләр кышка коралланып керергә мөмкинлек бирүче чараларны үтәргә керештеләр.

 

Кышка әзерлек – ул, беренче чиратта, төп һәм ярдәмче котельный җайланмаларын - агымдагы  һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау. Салкын чорда системаның ышанычлы эшләвен тәэмин итү өчен җиһазларга экспертиза, диагностика һәм техник торышны анализлау нәтиҗәләрен исәпкә алып әзерләнгән чаралар башкарыла.

Котельныйларның барлык төп һәм ярдәмче җиһазлары эшкә тулысынча әзер. Барлык казаннар механик чистарту, гидравлик сынаулар узды. Шулай ук ревизия, ярдәмче җиһазлар, эшләтеп җибәрүдән саклау аппаратурасы ремонтланды, КИПиА приборлары тикшерелде, кирәк булганда алыштырылды.

 

Махсуслаштырылган оешма ярдәмендә казаннарның һәм газ җиһазларының техник торышын билгеләү һәм эксплуатацияләү срогын озайту максатында сәнәгать хәвефсезлегенә  экспертиза үткәрелде.

Иң проблемалы участокларда тузган җылылык челтәрләре алыштырылды: ППМ-изоляциядә 3720 погон метр җылыту торбалары, бу кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 167 берәмлек ябу арматурасы алыштырылды.

Җылылык челтәрләрендә гидравлик сынаулар вакытында 25 өзеклек ачыкланды, хәзерге вакытта алар бетерелде. Җылылык камераларын ремонтлауны дәвам итәбез. Җир эшләреннән соң территорияне төзекләндерү эшләрен башкарачакбыз.

Светлана Шириня. Фото газета архивыннан

Кыш җылы булсын
Кыш җылы булсын
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас