

Урындагы хакимият хезмәткәрләре сөйләвенчә, чаралар урам-юл челтәрен сезонлы карап тотуның расланган графигы нигезендә үткәрелә һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктлар арасында өзеклексез транспорт бәйләнешенә юнәлдерелгән.
Җәй машиналар күп йөрү аркасында тузган иң проблемалы участокларда юл эшләре дүрт көн барган.
"Иске Семенкино авылында юллар һәм күпер корылмалары өстенә вак таш түшәдек, аны якындагы карьердан алдык. Шулай ук грейдерладык", – дип бәян итте Семенкино авыл советы хакимияте башлыгы Анатолий Никитин. Юл челтәрен яңарту авыл тормышы сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Тигез юллар техникага иркен йөрергә, ашыгыч хезмәтләргә тиз килергә, мәктәп автобусына вакытында барып җитәргә, ә авыл халкына елның теләсә кайсы вакытында урамнарда уңайлы йөрергә мөмкинлек бирә.
Авыл халкы инде беренче нәтиҗәләрне билгеләп үтә: авыл урамнарында тигезсезлекләр һәм чокырлар юкка чыккан, үтеп баручы машиналар тавышы сизелерлек кимегән.
Семенкино авыл советы паркында мондый эшләр өчен махсус техника бар, ул урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашу, шулай ук авыл халкының һәм якташларының өлеше нәтиҗәсендә сатып алынган.
Юл эшләренә берничә берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Алар арасында – «Амкадор 703М» экскаватор-төягеч, «Беларус» МТЗ-82.1 һәм «ДТ-75»тракторлары. Алар белән авыл хакимияте хезмәткәрләре идарә итә.
Биләмә башлыгы билгеләп үткәнчә, үз техникасы булган халык та авылны төзекләндерүдә ярдәм итә. Мәсәлән, Николай Григорьев, Сергей Никитин, Геннадий Ухаткин юл-ремонт эшләрендә актив катнашалар. Аларның ярдәме бурычларны кыска вакытта үтәү мөмкинлеге бирә.
Светлана Прокофьева
Фотолар Семёнкино авыл биләмәзсеннән