

Башкортстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр җинаятьче Бәләбәй һәм Туймазы районнарында наркотикларны дистанцион рәвештә саткан. Үз фатирында ул тыелган матдәләрне төргән, кыстыргычлар ясаган һәм аларның урнашу урыннары турындагы мәгълүматларны интернет-кибет кураторына тапшырган. Ул барлыгы 30 яшерен урын җиһазландырган. Наркотиклар сатудан алынган криптовалютаны ул рубльләргә конвертлый һәм банк счетлары аша чыгара.
Яшь кешенең эшчәнлеге полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Оператив чаралар барышында хокук саклаучылар тыелган матдәләрне һәм акчаларны тартып алган, шулай ук шикләнелүченең шәхесен ачыклаган һәм тоткарлаган.
Суд яшь кешене катгый режимлы колониядә 13 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Моннан тыш, аңа 20 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Җинаятьчел эшчәнлектән кергән керем дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Регина Иванова әзерләде