

Стәрлетамак: фестиваль һәм шәһәр юбилее
5 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак троллейбус идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты, предприятие коллективын юбилей белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
Стәрлетамакта Радий Хәбиров алтынчы тапкыр үткәрелүче “Купец 2.0” кунакчыллык фестивалендә булды. Быел ул шәһәрнең 260 еллыгына багышланды.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни үзәкләре күргәзмәсен, “Задворки” яшьләр киңлеген, шулай ук Трактир урамын карады, анда ул республиканың азык-төлек сәнәгате компанияләренең стендлары белән танышты.
Башкортстан Башлыгы бал күргәзмәсендә һәм һөнәрчелек ярминкәсендә булды, анда Русия, Үзбәкстан, Беларусь һәм Казахстан шәһәрләреннән 310нан артык оста үз продукциясен тәкъдим итте.
“Юбилейная верста” тематик мәйданчыгында Стәрлетамакның эре предприятиеләре үз казанышларын тәкъдим итте.
Радий Хәбиров җәйге каникулларда Стәрлетамак предприятиеләрендә эшләгән студотряд вәкилләре белән дә аралашты. Алар төбәк җитәкчесенә хәрәкәткә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы “Купец 2.0” фестиваленең республикада креатив индустрияләр өлкәсен үстерүдәге әһәмиятен югары бәяләде.
– “Купец 2.0” – Стәрлетамак һәм Башкортстанның визит карточкасы. Бу чын зур республика фестивале, өстәвенә, монда чит илдән дә киләләр, – диде Радий Хәбиров.
Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча төзекләндерелгән яңартылган иҗтимагый киңлекләрдә булды, “Мәдәни код” креатив кластеры эшчәнлеге белән танышты. Радий Хәбиров муниципалитетның гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очрашты. Әңгәмә барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, икътисад һәм социаль өлкә үсеше, шәһәр инфраструктурасының торышы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Октябрьскийга – 80 ел!
5 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эш сәфәре вакытында “Русия спорты” дәүләт программасының “Бизнес-спринт (мин спортны сайлыйм)” федераль проекты кысаларында дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып төзелүче бассейн төзелеше мәйданчыгында булды.
Октябрьскийда Радий Хәбиров шәһәрнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе халыкны бу истәлекле дата белән котлады, шулай ук яңартылган иҗтимагый киңлекләр белән танышты.
Республика Башлыгы Октябрьскийның Московка микрорайонында урнашкан яңа иҗтимагый-мәдәни үзәк эшчәнлеге белән танышты. Милли мәдәниятләр үзәгенең филиалы булган объект төбәк җитәкчесе кушуы буенча төзелде һәм шәһәрнең 80 еллыгына ачылды.
Сәнәгать
31 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе “Газпром трансгаз Уфа”, “Газпром газораспределение Уфа”, “Газпром межрегионгаз Уфа” һәм “Газпром нефтехим Салават” компанияләренең хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
“ГеоВызов”
31 августта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык (“Роснедра”) җитәкчесе Олег Казанов IV Халыкара геология чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар.
28 августтан 9 сентябрьгә кадәр узучы ярышлар геология һөнәрләрен популярлаштыруга, шулай ук студентларның һөнәри күнекмәләрен арттыруга юнәлтелгән. Чемпионатта илнең 19 төбәгеннән һәм якын һәм ерак 13 дәүләттән, шул исәптән Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мексика, Кытайдан 40 команда катнаша.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә ярышларны оештыру дәрәҗәсен һәм аларның төбәкнең фән өлкәсе өчен актуальлеген югары бәяләде.
– “ГеоВызов” республикада геология фәненең алга таба үсешенә ярдәм итә. Һәм Башкортстан чынлыкта бу халыкара слетны уздыру өчен менә дигән мәйданчык. Бездә халыкара статуска ия табигать объектлары, җир асты байлыклары, төрле файдалы казылмалар бар, – диде Радий Хәбиров.
“Роснедра” җитәкчесе ярышларның булачак белгечләр карьерасында мөһим роль уйнавын билгеләде.
– Чемпионатның әһәмияте бәяләп бетергесез, – диде Олег Казанов. – “ГеоВызов” яшьләр өчен карьера ясауда мөһим этап. Без бу һәм киләчәк ярышларга бик зур өметләр баглыйбыз.
Белем көне
1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Тантаналы линейкада төбәк җитәкчесе укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
– Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Чын күңелдән сезне 1 сентябрь, Белем көне белән котлыйм! Бүген республикада мәктәпләргә ярты миллионнан артык укучы килә, шул исәптән 41 мең беренче сыйныф укучысы белем дөньясына ишек ача. Уку еллары кызыклы, якты һәм кояшлы булсын, – диде Радий Хәбиров. – Быел сез яңартылган корпуска килдегез. Сезгә уңайлы һәм заманча шартларда уку кызык булыр дип ышанам. Сезнең мәктәп үзенчәлекле, ул Русия Герое, яугир, спецназ төркеме командиры Максим Владимирович Серафимов исемен йөртә. Сезнең өчен бу зур дәрәҗә, һәм, әлбәттә, зур җаваплылык.
Тантаналы линейкада Максим Серафимовның әнисе Алина Олеговна чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын билгеләп үтте.
– Хәзер Ватанны саклаучы егетләребез балаларыбызның якты киләчәге өчен үз бурычларын үтиләр, – диде ул.
Русия, Башкортстан флагларын күтәрү һәм традицион беренче кыңгыраудан соң Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларның берсенең кызын беренче сыйныфка озатты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Башлыгы кушуы буенча барлык шәһәр һәм районнарда министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар җитәкчеләре Ватанны саклаучыларның балаларын мәктәпләргә озата бардылар.
Исегезгә төшерәбез, 29 августта Русия Президенты Владимир Путин (видеоэлемтә аша) һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада яңа мәктәп ачтылар. Тантанада Президент мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау программасы нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
“Минченко. Регионы” телеграм-каналы экспертлары фикеренчә, Башкортстан өчен бу чираттагы социаль объект ачу гына түгел. Мәктәп федераль карарларның төбәктәге анык проектларга әверелүенең тагын бер мисалы булды. Мәгариф, фән, медицина һәм транспорт – әлеге юнәлешләр буенча республика федераль үзәк ярдәмендә инфраструктураны эзлекле рәвештә үстерә. Яңа мәктәпләр һәм гамәлдәге учреждениеләрне яңарту төбәк сәясәтенең төп эшчәнлек юнәлешенә әверелде. Республиканың төрле почмакларында яңа, матур мәгариф учреждениеләре барлыкка килә. Ә Президентның капиталь ремонт буенча программасы ярдәмендә иске мәктәпләр яңартыла. Шул ук вакытта биналар төзүгә генә түгел, ә соңгы нәтиҗәгә дә зур игътибар бирелә. Башкортстан мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча иң яхшы төбәкләр бишлегенә керде. БДИда 100 балл җыючы чыгарылыш сыйныф укучылары саны да арта, шул исәптән берьюлы ике фән буенча.
Мәктәп ачу Башкортстанда Президент катнашлыгында эшли башлаган зур объектларның тулы бер сериясенең дәвамы. 2024 елның февралендә Владимир Путин вузара кампусның беренче чиратын һәм Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген ачты. 2025 елның июнендә Республика кардиоүзәгенең 32 мең квадрат метр мәйданлы яңа хирургия корпусы эшли башлады. Ә шул ук елның июлендә Президент М-12 “Көньяк” трассасы участогы буенча хәрәкәткә старт бирде.
Экспертлар фикеренчә, Радий Хәбиров өчен бу шулай ук идарә тотрыклылыгы күрсәткече. Федераль үзәк белән килешүләр конкрет нәтиҗәләр белән ныгытыла — ресурсларны җәлеп итүдән алып, объектларны файдалануга тапшыруга кадәр. Ә гамәлгә ашырылган һәр проект икенчесе өчен нигез тудыра. Шуңа күрә Президентның Башкортстанга игътибары имидж әһәмиятенә генә ия түгел. Ул республиканың федераль масштабтагы эре инфраструктура чишелешләре өчен мөһим мәйданчык булып калуын күрсәтә. Ә Радий Хәбиров командасының бу карарларны гамәлгә ашыру сәләте яңа проектлар файдасына өстәмә дәлил булып тора.
Уфа ягулык-энергетика колледжы
1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа ягулык-энергетика колледжында (УтЭК) булды.
Уку йортында “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында тармак өчен профильле кадрлар әзерләү буенча кластер ачылган. Колледжда, Агыйдел һәм Баймак филиалларын исәпкә алып, 19 белгечлек буенча 4,8 мең студент белем ала.
Республика Башлыгы яңартылган уку кабинетларын һәм лабораторияләрне, сак постларын карады. Төбәк җитәкчесе шулай ук укытучылар белән очрашты. Радий Хәбиров ассызыклавынча, Башкортстан белем бирү-җитештерү кластерлары саны буенча илдә беренче урында тора.
Хоккей
3 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” хоккей клубы җитәкчелеге белән очрашты һәм командага Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында уңышлар теләде.
– “Салават Юлаев” – Башкортстанның төп спорт бренды, аны һәркем белә һәм ярата. Спортчылар әзер һәм кәеф белән яңа сезонны башларлар дип ышанам. Узган ел катлаулы булды – чирекфиналда сез булачак лига чемпионы белән очраштыгыз. Узган сезонда “бронза”ны да хәтерлибез. Быел гадәттәгечә чемпионатта югары урыннар көтәбез, – диде Радий Хәбиров.
Студентлар
4 сентябрьдә Уфаның Көрәш сараенда “Беренче курс студентларына багышлау” республика фестивале узды. Анда республиканың унлап югары уку йорты һәм колледжыннан 5 меңнән артык беренче курс студенты катнашты. Фестиваль Башкортстан Башлыгы башлангычы белән икенче тапкыр үткәрелә.
Беренче курс студентларын тормышларында яңа, мөһим этап башлану белән Радий Хәбиров Мәскәүдән видеосәламләү юллады, анда ул берничә мөһим очрашу үткәрде.
Чыганак: "Кызыл таң"