

Бүгенге көнгә Башкортстанда чәчүлек мәйданнарының 50% тан артыгы җыелган, бу 1 млн гектардан артык, дип хәбәр итте БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
"Бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 77% чабылган, 970 мең гектарга якын сугылган. Бөртеклеләрнең 70% тан артыгы республиканың 34 районында җыелган, 16 райондв – 50% тан артыгы, – дип аныклады Башкортстанның аграр ведомство башлыгы. - Бүгенге көнгә 2,706 млн тонна ашлык сугылган, шуның 969 мең тоннасы – көзге бөртеклеләр».
Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 28 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта иң күп уңыш Чакмагыш районында күзәтелә, монда игенчеләр һәр гектардан 43,7 центнер уңыш җыеп алалар. Кырмаскалы районы игенчеләре алардан аз гына калыша, алар һәр гектардан 42,9 центнер ашлык суктыралар.
Башкортстанда бөртекле сабан культураларына килгәндә исә, хәзерге вакытта алар 692 мең га мәйданда суктырылган – планнан 71%. 1,740 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - гектардан 25,1 центнер. Башкортстанны һәм илне ашлык белән тәэмин итү «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү»милли проекты максатларына туры килә.
Төбәкнең кайбер хуҗалыклары карабодай җыюга да керештеләр инде. Әлегә чәчүлек мәйданнарының 27% тан артыграгы суктырылган. Бүгенге көнгә карабодай уңышы 9 мең тонна тәшкил итә.
Башинформ элегрәк хәбәр иткәнчә, 2026 елның 7 сентябреннән төбәкнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен 9,2 млрд сумлык ташламалы кредит лимиты ачылды.
ФОТО: ВАЛЕРИЙ ШАХОВ / «БАШИНФОРМ»