Җәмгыять
9 Сентября , 09:00

Мәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены узды

Мәскәү татарлары штабында быелгы сезонның беренче «Аулак өй» актив татар яшьләре җыены узган. Бу юлы чара 78 кешене җыйган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итте.

Мәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены уздыМәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены узды
Мәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены узды

Безнең очрашуларның төп максатларының берсе – ассимиляциягә каршы тору. Шуңа күрә чараларда 45 яшькә кадәрге татарлар катнаша ала. Мәскәүдә татар яшьләренең бердәм булуы, дуслар табуы һәм милли мәдәниятебез белән бәйләнешне саклавы мөһим, диелә хәбәрдә.

«Аулак өй» кичәләрендә яшьләр өчен мөһим темалар күтәрелә. Бу юлы катнашучылар мөнәсәбәтләр кору мәсьәләсе турында сөйләшкән. Фикер алышуда чакырылган психолог та катнашкан. Яшьләр белгечкә гаилә тормышы, кыйммәтләр һәм эчке киртәләр турында сорауларын бирә алган.

Татарча кичәгә һәрвакыттагыча баянчы чакырылган. Ул чарага үзенчәлекле кәеф өстәгән һәм яраткан татар көйләрен уйнаган. Яшьләр баянга кушылып җырлашып утырган, күңел ачкан, кызыклы һәм файдалы темаларга фикер алышкан һәм яңа дуслар тапкан.

Татар-информ

Фото: Мәскәү татарлары штабы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас