Җәмгыять
9 Сентября , 06:00

"Урман" операциясе: хокук бозучылар җәзага тартылачак

2026 елның 14 сентябреннән 12 октябренә кадәр республиканың урман фонды территориясендә ведомствоара «Урман»оператив-профилактик операциясе узачак.

"Урман" операциясе: хокук бозучылар җәзага тартылачак"Урман" операциясе: хокук бозучылар җәзага тартылачак
"Урман" операциясе: хокук бозучылар җәзага тартылачак

«Экологик иминлек»милли проектына ярдәм йөзеннән колачлы чара уздыралар. Төп максат - законсыз агач кисүләргә юл куймау һәм хокук бозуларны оператив рәвештә туктату, шулай ук гаеплеләрне җаваплылыкка тарту.

Рейдларга дәүләт урман инспекторлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, башкарма ведомстволар вәкилләре һәм җәмәгать урман инспекторлары җәлеп ителәчәк. Уртак тырышлык белән белгечләр агачның законсыз әйләнешенең төп каналларын ышанычлы итеп ябарга ниятли.

Гомуми файдаланудагы юлларга, урман массивларыннан чыгу юлларына һәм ешрак хокук бозулар теркәлгән участокларга аерым игътибар бирелә. Мобиль төркемнәр тәүлек буе территорияләрдә патрульлек итәчәк һәм агач әзерләү һәм ташуның  ни дәрәҗәдә законлы алып барылуын тикшерәчәк. Урманнан файдаланучылардан һичшиксез рөхсәт документлары соратылачак – алардан башка агач ташу ярамый.

БР Урман хуҗалыгы министрлыгында искә төшерәләр: урманда агачларны  законсыз кискән өчен җитди җаваплылык каралган. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе буенча хокук бозучыга административ җәза яный, ә авыррак очракларда – РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы. Моннан тыш, гаеплеләр урман фондына китерелгән зыянны тулысынча капларга тиеш.

Көчәйтелгән күзәтчелек урманнарны браконьерлардан һәм киләчәк буыннар өчен кыйммәтле ресурсларны сакларга ярдәм итәчәк.

Светлана Шириня әзерләде

БР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте фотосы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас