

Төбәкнең яшьләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ел саен үткәрелә торган акция яшьләргә азык-төлек продуктларын гына түгел, ә көнкүреш әйберләрен дә: урын-җир, кухня кирәк-яракларын һәм башкаларны тапшырырга ярдәм итәчәк.
«Из Башкортостана с любовью» социаль проекты кысаларында чираттагы азык-төлек обозы Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән оештырылды. Маршрут Чишмә, Языково, Бүздәк, Бәләбәй, Туймазы, Октябрьский аша уза.
Посылкаларны Бәләбәйдә төяү 11 сентябрьдә 14.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Бәләбәй районы хакимияте янындагы парковкада (Красная ур., 116) булачак.
Игътибар итегез!
Посылканың авырлыгы: 32 кг га кадәр.
Габаритлары: өч үлчәмнең суммасы 160 смдан артмый.
Тиз бозыла торган азык-төлек - тыела!!