

"Исәнмесез! Чапаев паркына чираттагы килүебез белән уртаклашасым килә. Ярмәкәй районына юл тоткан саен безнең маршрут Бәләбәй шәһәре аша уза. Бу миңа студент елларыннан (2004-2007 еллар) таныш шәһәр, укыган чакта без таныш булмаган урамнар һәм парклар буйлап та йөргән идек.
Шундый урыннарның берсе Чапаев паркы булды. Анда без табигать кочагында ял иттек, ә яшеллек арасында совет чоры аттракционнары: «Кояшкай», «Юнга», «Тимер юл» яшеренгән, хәтта касса да шул ук стильдә иде. Монда шундый рәхәт, тынлык иде! Кошлар сайравы һәм салмак кына җил исүе әллә нинди бер рәхәтлек тудыра. Мин азга гына шул бәхетле балачагымны искә төшердем.
Ул вакыттан бирле шактый еллар үтте. Гаилә кордым, өч кызым үсә. Мин аларны шушы искиткеч урын белән таныштырырга булдым.
Беренче тапкыр Чапаев паркын алар берничә ел элек күрделәр, ә быел без анда хәтта ике тапкыр булдык. Килгән саен син монда беренче тапкыр килгәндәй тоела. Биредә барысы да шулай ук матур, тәртиптә һәм уңайлы. Болар барысы да – парк хезмәткәрләре тырышлыгы белән.
Бу күркәм урынны саклаучылар Альмира Гали кызы белән Галина Ивановнага җылы кабул итүләре, кунакларга карата ягымлы мөнәсәбәтләре, балаларга игътибарлары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Сүземне йомгаклап, Бәләбәй шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать итәсем килә, паркка матди ярдәм ителсен иде. Бу ярдәм зур булмаса булмасын, әмма бер генә тапкыр белән чикләнмәсен иде. Ул ярдәм 90 нчы еллар атмосферасына чумып ял итәргә мөмкин булган искиткеч урынны саклап калачак. Парк килүчеләрне сөендереп, күп еллар ел эшләячәк дип өметләнәм".
Автор фотосы