

***
Узган атнада Радий Хәбиров мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы советның чираттагы утырышын уздырды. Ул "Барысы да җиңү өчен!" девизы астында узды.
– Без киләчәктә дә геройлар истәлеген сәнгать әсәрләрендә, урамнар, парклар, аллеялар, уку йортлары, мәдәни учреждениеләр исемнәрендә мәңгеләштерәчәкбез, – диде Башкортстан Башлыгы.
***
Радий Хәбиров яшь туган тел һәм әдәбият укытучылары белән очрашты. Ул Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең системалы булуын ассызыклады. Милли костюм һәм милли бию көнен оештыру, күп санлы тематик чаралар бу эштә мөһим карарлар булды.
***
Республикада Русия халыклары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше ярышлары узды.
– Уфада төзелгән көрәш сарае Башкортстанның визит карточкасына, иң катлаулы турнирлар уздыру мәйданчыгына әйләнде. Шунысы да мөһим, республика башкаласын яңарту белән беррәттән сез тарихи мирасны да онытмыйсыз, мәдәни объектларны тергезәсез һәм музей эшен үстерәсез, – диде Русия Федерациясе сенаторы, Русия Герое, өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин.
***
11 сентябрьдә Радий Хәбиров медицина учреждениеләренә балаларны карау өчен билгеләнгән дүрт күчмә мобиль комплекс ачкычларын тапшырды.
***
Узган атнада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Геройлар территориясе” слеты оештырылды. 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 132 малай “Патриот” паркында чын геройлар белән очрашты, алардан хәрби күнекмәләр алды һәм үзләрен чын хәрби итеп тоеп карады.
***
Менә инде биш ел республикада “Атайсал” проекты тормышка ашырыла. Ул – якташларның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү максатында меңләгән кешене берләштерүче уникаль проектларның берсе. Меценат якташларны кече ватанга ярдәм итү өчен берләштерү идеясе 2021 елда Радий Хәбировка туган авылына сәфәре вакытында килә. Проектны гамәлгә ашыру чорында анда катнашучыларның күбесе кече ватаннары өчен игелекле һәм файдалы эшләр оештырды. Узган атнада “Атайсал”ның бишенче “Ватан көче” юбилей форумы булды.