Җәмгыять
16 Сентября , 09:15

Башкортстанда яшәүчеләргә 2026 елдагы сайлаулар турында нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә алдагы сайлаулар турында иң актуаль сорауларга җавап бирәбез

  1. Нинди сайлаулар узачак?

Русия Федерациясенең Дәүләт думасына сайлаулар 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак. Бу хактагы Указга Президент Владимир Путин 16 июньдә кул куйды. Бердәм тавыш бирү көне айның өченче якшәмбесенә — 20 сентябрьгә туры килә.

Бер үк вакытта безнең республикада 28нче Кизил сайлау округы буенча (бу Әбҗәлил районы һәм Баймак районының бер өлеше)Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын сайлаулар,шулай ук, кайбер районнар һәм авыл биләмәләре депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узачак.

  1. Депутатларныничексайлыйлар?

Дәүләт думасында барлыгы 450 депутат. Аларны катнаш пропорциональ-мажоритар система: яртысын – партия исемлекләре, яртысын бер мандатлы округлар буенча сайлыйлар. Шуңа күрә сайлауларга килгән бөтен кеше ике бюллетень алачак.

Беренчесендә –10 партиядән торган исемлек. Җәй һәм яз айларында ук партияләр үз съездларын уздырды, анда федераль һәм бер мандатлы округлар буенча исемлеккә кандидатлар тәкъдим ителде. Партия Дәүләт думасына үтсен өчен, аның өчен федераль округ (бөтен Русия территориясе) буенча сайлауларда катнашучы сайлаучыларның кимендә  5 проценты тавыш бирергә тиеш, ә мандатлар саны алынган тавышлар санына пропорциональ рәвештә бүленә.

Депутатларның икенче яртысы бер мандатлы округлар буенча сайлана. Илнең бөтен территориясен 225 округка бүлделәр, аларның һәркайсыннан Дәүләт думасында бер депутат булачак. Шуңа күрә икенче бюллетеньдә инде анык фамилияләр исемлеге булачак. Республикада мондый округлар алты һәм һәрберсендә 6дан 8гә кадәр кандидат бар. Күпчелек кем өчен тавыш бирә, шул җиңүче булачак.

Узган кампаниядә Башкортстаннан Дәүләт думасына 14 депутат үтте: 8е –партия исемлекләре һәм 6сы бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Урындагы сайлаулар узучы шәһәр һәм районнарда тавыш бирүчеләр һәр кампаниягә аерым бюллетеньнәр алачак. Мәсәлән, уфалылар шәһәр Советы депутатлары өчен, шулай ук, бердәм шәһәр округы (партия исемлеге өчен) һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирәчәк.

 

  1. Участоклар ничек эшләячәк?

Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк: җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә урындагы вакыт белән 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр.

 

  1. Кемнәр тавыш бирә ала?

Сайлауларда үз сайлау хокукыннан,әгәр алар суд тарафыннан хокукый сәләтсез дип танылмаса һәм колониядә җәза үтәмәсә, тавыш бирү көненә 18 яшь тулган барлык Русиягражданнары файдалана ала.

Дәүләт думасына сайлауларда партиянең федераль исемлеге өчен –Русиянең барлык гражданнары, бер мандатлы округтагы кандидатлар өчен аның территориясендә теркәлгәннәр генә тавыш бирә ала.

 

  1. Участогымның кайда һәм кандидатларның кемнәр булуын ничек белергә?

Әгәр дә сез, мәсәлән, күптән түгел генә күченгәнсез, яки элек сайлауларга бармагансыз икән, сезнең яңа участокның кайда булуын түбәндәгечә белергә мөмкин:

- Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Санлы сервислар»cikrf.ru/digital-services/бүлегендә

- Дәүләт хезмәтләре аша, «Сайлаулар»баннерына басып

- 8-800-200-00-20 телефоны буенча.

 Барлык теркәлгән кандидатлар турында мәгълүматны берничә ысул белән алырга мөмкин.

- Кыскача мәгълүмат – Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында«Кандидатлар» бүлегендә

- Тулырак мәгълүмат –Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенеңwww.bashkortostan.izbirkom.ru сайтындаһәм «Cайлаулар2026»баннеры буенча басып

- Шулай ук, кандидатларның һәрберсе турында мәгълүмат тавыш бирү биналарындагы стендларда булачак.

 

  1. Командировкада булсам, ничек тавыш бирергә?

Дәүләт думасына сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмы эшли. Сайлау көннәрендә өйләреннән еракта булган республика кешеләре теләсә кайсы участокта тавыш бирә ала. Моның өчен 14 сентябрьдән дә соңга калмыйча теләсә кайсы сайлау комиссиясенә, Күпфункцияле үзәккә, яки Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирергә кирәк. Бу хокуктан 20 меңнән артык кеше файдаланган да инде.

 

  1. Минем картәнием бик карт, аңа өйдә ничек тавыш бирергә?

Бик өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, каты авырулар,   аларны караучы кешеләр һәм башка җитди сәбәпләре булучылар өйдә дә тавыш бирә ала. Моның өчен үзегезнең участок сайлау комиссиясенә аның эш көннәрендә, шул исәптән 20 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Закон буенча гаризаны язма рәвештә, яки телефон аша калдырырга мөмкин. Тавыш бирү көннәрендә мөрәҗәгать итүченең йортына тавыш бирү өчен күчерелмә тартма белән комиссия әгъзалары киләчәк. Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар линия» телефоны: 8-800 347 54 54.

 

  1. Онлайн тавыш бирергә мөмкинме?

Юк, бу кампаниядәбезнең республикада Интернет аша тавыш бирү булмаячак.

 

  1. Сайлаулар барышын кемнәр күзәтәчәк?

Һәр участокта күзәтүчеләр тәртип һәм законлылык сагында торачак. Республиканың Иҗтимагый палатасы 13 меңгә якын күзәтүче әзерләде, алар составында 3000гә якын блогер да бар, алар участокэше турында оператив рәвештә җиткереп барачак.

 

  1. Нәтиҗәләр кайчан билгеле булачак?

Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре дүшәмбе, 21 сентябрь иртәсенә билгеле булачак. Дәүләт думасына сайлауларның гомум нәтиҗәләрен Русия Үзәк сайлау комиссиясе 5 октябрьдән дә соңга калмыйча билгеләргә, 11 октябрьдән дә соңга калмыйча рәсми рәвештә бастырып чыгарырга тиеш.

Материал "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең  массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге тарафыннан әзерләнде

 

 

Башкортстанда яшәүчеләргә 2026 елдагы сайлаулар турында нәрсәләрне белү зарур?
Башкортстанда яшәүчеләргә 2026 елдагы сайлаулар турында нәрсәләрне белү зарур?
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас