Җәмгыять
16 Сентября , 05:00

Хайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендә

10 сентябрьдә Бәләбәй районы ветеринария станциясендә эш сәәфәре белән  Ветеринария буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин булды.

Хайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендәХайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендә
Хайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендә

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков һәм ветеринария хезмәте белгечләре коллективы белән көзге профилактик чаралар планнары һәм 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән яңа кануннар турында фикер алыштылар.

"Киңәшмәнең төп темасы 1 сентябрьдән йорт кош-кортларын мәҗбүри теркәүне кертү булды, –  дип хәбәр иттеләр шәһәр ветеринария дәваханәсендә.  –  Уннан артык кош-корт тотучы шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк һәм казларны "Хорриот" системасына теркәргә кирәк.

Бу авырулар, мәсәлән, кош гриппы таралуга каршы көрәшү өчен кирәк, дип билгеләп үттеләр монда. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне исәпкә алу – маллар санын яңадан санау һәм бигрәк тә гражданнарның шәхси тормышы турында белешмәләр җыю түгел. Терлекләрнең баш саны турындагы төгәл мәгълүматлар хәвеф-хәтәр зоналарын билгеләргә һәм сәнәгать кошчылыгын да, шулай ук гражданнар хуҗалыкларын да саклап калырга мөмкинлек бирә.

Киңәшмәдә шулай ук ящурга каршы профилактик чаралар турында да фикер алыштылар. Азат Салават улы Бәләбәй белгечләренә бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: аларның нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсендә безнең төбәктә авыру кузгалмады.

Соңыннан республика ведомствосы җитәкчесе кайбер белгечләргә Русиядә 31 августта билгеләп үтелгән Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тармак ветераннары: шәһәр ветеринария дәваханәсе мөдире Айдар Әхияр улы Гәрәев, шәһәр ветеринария дәваханәсе ветеринария табибы Оксана Анатольевна Кузьмина, ветеринария экспертизасы лабораториясе мөдире Ольга Викторовна Большакова Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары Приют ветеринария участогы мөдире Владимир Иванович Гавриловка һәм ветеринария белгечләре Григорий Семенович Матвеев белщн Илфир Рәис улы Гыйльметдиновка тапшырылды.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын ветеринария даруханәсе мөдире Эльза Рамил кызы Фәизова, ВСЭ лабораториясе табибы Наталья Сергеевна Шутикова алды.

Светлана Шириня

Ветеринария буенча БР Дәүләт комитеты фотолары

Хайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендә
Хайваннар сәламәтлеген саклау хезмәтендә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас