

"Башкирское долголетие. Туризм"проекты "Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерү" дәүләт программасы кысаларында 2023 елның декабреннән гамәлдә.
Бүген пенсионерларча сәяхәт итү уңайлы: ул – "Мерседес" автобусы, квалификацияле гид, ресторанда туклану, барлык хезмәтләрнең оешкан һәм төгәл булуы, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү дигән сүз. Өлкән яшьтәге кешеләр категориясе өчен турны оештыруда югары һөнәрилек һәм җитди якын килүне аңлау күңелле. Нәзакәтле, дозалы, хисси һәм күләмле.
Проектны оештыручыларның безне баштан ук шаккаттыру һәм сокландыру теләген 49 эксурсант та лаеклы бәяләде. Озын юлдан соң, киң, сыйлы өстәл: барысы да кунакчыллк кануннары буенча исәпләнгән иде!
Һәм менә без "Бишбармак" кулинар студиясендә стильләштерелгән этнографик тирмәдә. Касәләрдә хуш исле самовар- үлән чәе, башкорт балы, чәкчәк, эремчек (кызыл эремчек), башкортларның борынгы рецептлары буенча мастер-класста талканнан (бодай оныннан) үзебез ясаган кәнфитләр ... Тәмле. Өйдәгечә рәхәт. Кәеф күтәренке! . Уфа безне кабул итте!
Аннары Уфаның тарихи үзәге буйлап өч сәгатьлек җәяүле экскурсиядә йөрдек. Бу һич тә ялыктыргыч түгел, гадәттән тыш гыйбрәтле булды. Безнең күбебез алтмыш ел элек укыган Уфаны хәтерли. Шәһәр йөзенең заманча колачлы үзгәрешләрен күрү горурлык тудыра. Уфа матурлана, башка мегаполислардан калышмый. Бу шатландыра!
Агыйдел буйлап теплоходта йөрү, тирә - якка соклану тәэсоратларны тагын да көчәйтте.
Туган якның төрле тарафларына барып кайту теләге һәм өмете белән кайтабыз, чөнки бу рухи баета һәм заманча ритмда яшәргә ярдәм итә, үзеңнең игътибарсыз һәм кайгыртусыз калмавыңны тоясың.
Турда катнашучылар Бәләбәй районы ветераннар советына, рәис урынбасары Г.Ишниязовага шәһәр һәм район пенсионерлары өчен кызыклы тур оештырулары өчен рәхмәт белдерәләр.
Рәхмәт сүзе белән турда катнашучылар Р. А. Гыйләҗева, Т. А. Чифранова, Т. А. Духно, Ф. Р. Бурангулова, Т. П. Герасимова, Ф. С. Баһаветдинова һ. б.